Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Килегез, күңелле булачак!

Көзге каникул көннәрендә мәктәп укучылары өчен төрле кызыклы чаралар үтәчәк.

Авыл яшьләре өчен "Йолдызлардан яктырак, җилдән тизрәк" дигән бәйрәм - 3 ноябрьдә, 10 сәгатьтә Яшьләр үзәгендә булачак.
Шәһәр студентлары өчен флеш-моб - 5 ноябрьдә, 14 сәгатьтә, Яшьләр үзәгендә.
"Толерантлы шәхес", "Бу синең гомереңә тиң түгел" интерактив чаралар (алкоголизмны кисәтү) - 8 ноябрьдә, 15 сәгать 30 минутта, психологик-педагогик үзәктә.
2 нче ТҖСда "Чит балалар булмый" дигән хәйрия акциясе - 8 ноябрьдә, 9 сәгатьтә, Яшьләр үзәгендә.
Яшүсмерләр арасында (Чистай-Алабуга) хоккей буенча ТР беренчелеге - 4 ноябрьдә, 10 сәгать 30 минутта, Боз спорт сараенда.
Фигуристларның күрсәтмә чыгышлары - 7 ноябрьдә, 9 сәгатьтә, Боз спорт сараенда.
Яшүсмерләр арасында хоккей буенча матч (Чистай-Самара) - 9 ноябрьдә, 9 сәгатьтә, Боз спорт сараенда.
"Кадет намусы турында сүз әйтегез" клубы утырышы - 3 ноябрьдә, 17 сәгатьтә, 1 нче гимназиядә.
"Ватаныбызның көче - бердәмлектә" ачык мәгълүмати сыйныф сәгате - 6 ноябрьдә, 10 сәгатьтә, 1 нче мәктәптә.
"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел!" дигән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторина - 7 ноябрьдә, 10 сәгатьтә, 4 нче мәктәптә.
"Иң акыллы" викторинасы - 8 ноябрьдә, 13 сәгать 30 минутта, 5 нче мәктәптә.
"Җиде юл чаты" юл билгеләре бәйрәме - 3 ноябрьдә, 10 сәгатьтә, кадет мәктәбендә.
Хәрби-туристик поход - 8 ноябрьдә, 10 сәгатьтә, кадет-интернат мәктәбендә.
Хәрби разведчик көне. Әфганстан һәм Чечня ветераннары белән очрашу - 5 ноябрьдә, 10 сәгатьтә, кадет-интернат мәктәбендә.
Каникул көннәрендә барлык белем бирү һәм ял итү учреждениеләрендә мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев