Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыларның җәмәгать тыңлаулары

"Мәгариф" милли өстенлекле проектын тормышка ашыру кысаларында муниципаль район мәктәпләре укытучыларының җәмәгать тыңлаулары булды.

Анда муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин, педагоглар-фән укытучылары берләшмәләре һәм муниципаль ресурслар үзәкләре җитәкчеләре, педагогия коллективлары, ата-аналар комитетлары, укытучыларның үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Югары педагогик осталык һәм мәгарифкә керткән өлешләре өчен акчалата бүләк алуны дәгъвалаучы укытучылар үз һөнәри эшчәнлекләре нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. 2012 елда 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Комарова, биология укытучысы Наталья Шанина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Оленина, 2 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Хәмитова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сәкинә Гыйльманова һәм Елизавета Цыганова, 3 нче гимназиянең физик культура укытучысы Анатолий Гуляков, 4 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Лыхина, 7 нче мәктәпнең математика укытучысы Гөлшат Нураниева, башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Дудина, рәсем сәнгате укытучысы Ольга Есина, физик культура укытучысы Светлана Казакова конкурста катнаштылар. Тыңлаулар нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде. "Мәгариф" милли проекты конкурсында катнашуга әлеге кандидатураларны якларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев