Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шәхесне социализацияләү мәсьәләләрен тикшерделәр

"Социаль өлгергәнлек мәктәбе" дигән шәхесне социализацияләү мәсьәләләренә багышланган укытучыларның ачык киңәшмәсе 1 нче гимназиядә узды.

Укытучыларның, укучыларның, ата-аналарның, җәмәгатьчелекнең шундый аралашу практикасы беренче ел гына эшләми, биредә актуаль темалар тикшерелә, проблемалар күтәрелә, аларны хәл итүнең уртак юлларын эзләү алып барыла. Моңа кадәр булган укытучылар киңәшмәсе сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләрен карады. Гимназия директоры Валентина Бондарцова үз чыгышында аның тәкъдимнәре күпме дәрәҗәдә тормышка ашырылуына анализ ясады.
Тикшерүнең чираттагы темасы очраклы гына сайланмаган. Бала шәхесен мәктәп тормышы этабында социализацияләү аңа һөнәр сайлауга аңлы якын килү мөмкинлеге бирә, уңышлы җайлашырга, вакытны бушка уздырмаска ярдәм итә.
Тикшерүгә алты проект тәкъдим ителгән. Кызыксындырылган әңгәмә барышында төрле фикерләр тикшерелде, авторларның һәм экспертларның компетентлы фикерләре яңгырады.
"Мир семьи" проекты яшь буынны булачак гаилә тормышына әзерләү турындагы сөйләшүгә чакырды. Укытучылар киңәшмәсендә катнашучыларга анкета сорауларына җавап бирергә, балаларга, укучыларның ата-аналарына, коллегаларга гомуми характеристика бирергә тәкъдим ителде. Шуның белән бергә вариантларның төрлелеге, позициянең төгәл аргументы күзәтелде. Проект авторлары гаилә кыйммәтләре турында сөйләп классик әдәбият мисалларына мөрәҗәгать иттеләр, экспертлар аларны буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә традицияләре белән тулыландырдылар.
"Я гражданин отечества" - әлеге проект актив патриотик позиция, ватан өчен җаваплылык хисе формалаштыруга юнәлдерелгән. Ул булачак ватан сакчыларына армия хезмәтенә мөнәсәбәтләрен белдерү мөмкинлеге бирде. Аларның позициясе "кайнар нокталарда" хәрби хезмәт узучы экспертларның хуплавын һәм яклавын тапты.
"Экология души и этикет" проектында рухи әхлакый камилләшү, үз-үзеңне тоту дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре чагылыш тапты. Һәр проект, физик һәм рухи сәламәтлеккә мөнәсәбәт формалаштыруга чакыручы "Гармония здоровья", үзаңлау аша үзкамилләшү юлларын тәкъдим итүче "Познай себя", үз артыннан ияртү мөмкинлеген үстерүче "Лидер" проектлары, җәмгыятьтә шәхесне социальләштерүгә чираттагы баскыч булды. Киңәшмәдә катнашучылар фикеренчә тема бик актуаль һәм ул үз фикереңне белдерү, экспертлар позициясен тыңлау мөмкинлеге бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев