Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Педагогик осталык, иҗат, ачышлар бәйрәме

"Ел укытучысы-2012" республика конкурсының муниципаль туры финалында 3 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алексей Тихонов җиңүче булды. Ул Казанда узачак республика конкурсы финалында безнең шәһәребез данын яклаячак.

Гадәткә кергәнчә, читтән торып үткәрелгән этап барышында шәһәр һәм район мәктәпләренең иң яхшы укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрделәр. Быелгы елның үзгәлеге шунда, укытучылар укучылар белән эштә инновацион технологияләрдән актив файдаланалар, конкурс барышында да бу расланды. Алты мәктәптән 12 кеше үз осталыгын күрсәтте. Болар - башлангыч сыйныфлар, биология, инглиз теле, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, физик культура, рәсем сәнгате укытучылары. Фәннәр буенча жюри югары исемне дәгъвалаучыларның һөнәри осталыгының югары дәрәҗәдә булуын, яңалык кертүләрен билгеләп үтте.
Дипломнар һәм матди бүләк икенче этапта катнашкан алты укытучыга тантаналы рәвештә тапшырылды, калганнары финалда көрәшүне дәвам иттеләр. Аның башлануы турында "Ел укытучысы-2011" конкурсының "Яшь белгеч" номинациясендә муниципаль этапта җиңүче, 1 нче лицейның математика укытучысы Александра Евсееваның кулында чыңлаган кыңгырау белдерде. Алкышлар астында ул үзенең дәвамчысы - 3 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Юлия Тихоновага тапшырды.
Һәм менә финалистлар өчен беренче сынау - "Яңа мәктәпкә-яңа укытучы" темасына чыгыш. Һәр катнашучы үз программасын уңышлы тәкъдим итте, Алексей Тихонов номинация лидеры булды.
"Укытучы - игелек һәм матурлык тудыручы" дигән үз-үзеңне тәкъдим итү конкурсантларның һөнәри мөмкин­лекләрен, аудиториянең игътибарын җәлеп итү осталыгын, иҗади процесска тартуны бәяләргә ярдәм итте. 9 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Елена Герасимова моны барысыннан да яхшырак башкарды.
Педагогик осталык конкурсы тәмамланды, жюри йомгак ясады. Алексей Тихонов җиңүче булды, аның тормыш иптәше Юлия "Яшь белгеч" номинациясендә җиңүче дип табылды. Призерлар арасында - 4 нче мәктәпнең биология укытучысы Елена Тарасова, 1 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Сабитова, лауреатлар арасында - 6 нчы мәктәпнең физик культура укытучысы Наталья Малолеткова, 9 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Елена Герасимова. Конкурсантларга дипломнар һәм матди бүләкләрне муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин тапшырды, яңа иҗади ачышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X