Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Маршак геройларын балалар тәкъдим итте

Маршакның тууына 125 ел тулу уңаеннан оештырылган әдәби бәйрәм 4 нче мәктәптә узды.

Юбилей датага китаплар күргәзмәсе, стендлар әзерләнгән иде, китапханәчеләр Елена Николаева һәм Елена Быкова балаларны язучының иҗади биографиясе, әсәрләре белән таныштырдылар.
Маршак әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән тамашалар конкурсы иң кызыгы булды. Анда башлангыч сыйныфта укучылар яхшы белемнәрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Жюри тамашаны берничә критерий буенча бәяләде, шул исәптән артистлык, сәхнәне бизәү, реквизитлар, катнашучылар күләме, сәнгатьлелек. Иң мөһиме, конкурс рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, укучыларның интеллектуаль, иҗади үсешенә, китапка карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән иде.
1а һәм в, 3а, 4а һәм в сыйныфларында укучылар биремнәрне иң яхшы башкаручылар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев