Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Казанда ата-аналар җыелышы узды

Узган шимбәдә Казанда "Балалар иминлеген тәэмин итүдә һәм тәрбияләүдә ата-аналарга психологик-педагогик һәм социаль - хокукый ярдәм" дип исемләнгән республика ата-аналар җыелышы булып узды.

Бирегә республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән ата-аналар җыелды. Балалар тәрбияләүдә бүгенге көннең иң актуаль проблемалары турында бик җитди һәм әһәмиятле сөйләшү булды бу. Соңгы елларда балалар һәм яшүсмерләр арасында суицидаль күренешләрнең арта баруы берәүне дә битараф калдыра алмый. Бу коточкыч! Яшүсмерләрдәге депрессия, әти-әниләр белән конфликтлар, җавапсыз мәхәббәт, алкоголь, наркотиклар куллану-суицид күренешләрнең төп сәбәпләренең күбесе шулар. Әлеге куркыныч хәлләрне кисәтү һәм булдырмауда ата-аналарның һәм мәктәпнең роле, балаларда һәм яшүсмерләрдә депрессия күренешләрен иртәрәк ачыклау, ата-аналар һәм балалар арасындагы конфликтларны чишү, интернетта балалар иминлеген тәэмин итүдә гаиләнең контрольлек итүе, психологик яктан сәламәт шәхес формалаштыруда гаиләнең роле-җыелышта күтәрелгән төп темалар шулардан гыйбарәт. Ата-аналар, килгән кунаклар алдында тәҗрибәле педагог-психологлар, табиб-психотерапевтлар, ТР мәгариф һәм фән министрының белем бирү һәм тәрбияләү бүлеге әйдәүче белгечләре, һ.б.лар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев