Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кадет – горур яңгырый

Бу көнне кадет мәктәп интернатында укучы 40 малай тантаналы төстә ант бирделәр.

Ант кабул итү тантанасы плацта инде алтынчы тапкыр уза. Ел саен кадетлар саны арта бара, бу юлы да аларның сафларын әлеге мактаулы статуска лаек булырга теләкләре булган яшьләр тулыландырды. Аларның әти-әниләре барысын да зур дулкынлану белән күзәттеләр: аларның уллары ничек үсеп, җитдиләнеп киткәннәр. Солдат формасы да үзләренә килешеп тора. Алар һәрвакытта да үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе тойсыннар, бу дөньяда үзләренә хөрмәт яуласыннар иде. Байрак чыгару, өлкән кадетларның төз адымнары, барабаннар кагу, махсус ысуллар күрсәтү. Искиткеч тантаналы һәм дулкынландыргыч. Укытучылар да, шулай ук кунаклар да үз тәрбияләнүчеләре өчен горурлык хисе кичерделәр. Кунак­лар арасында Чис­тай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов та бар иде, ул тантана гаеплеләренә иң җылы теләкләрен белдерде. Шулай ук киләчәктә кадет-интернат мәктәбен тәмамлаучылар үзләрен армиядә менә дигән солдат итеп күрсәтерләр, күбесе офицерлар булып китәрләр һәм еллар узганнан соң генераллар сыйфатында бергә җыелырлар дигән өмет белдерде. Барысы да шулай булсын иде. Малайларны тормышларындагы әлеге әһәмиятле вакыйга белән шулай ук ТР Президенты идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Аркадий Семенычев, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Новикова, кадет-интернат мәктәбе директоры Елена Зай­кова котладылар.
Малайлар кадетлар сафына кереп әлеге исемне намус белән йөртү, яхшы уку, чын дуслыкны, өлкәннәрне югары бәяләү турында тантаналы төстә вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев