Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чистайда «Ел студенты» конкурсында катнашучыларны хөрмәтләделәр

«Ел студенты» конкурсының 14 номинациясендә талантлы, иҗади сәләтле, белемле, җиңүче исеменә лаек 62 егет һәм кыз җиңү дәгъвалады.

Бүләкләү тантанасы Яшь­ләр үзәгендә узды. Уку йорт­лары вәкилләре төрле номина­цияләрдә билгеләп үтелделәр. Ә кемдер хәтта берничә номинациядә урын алды. Мәсәлән, күп профильле көллият, ә анда иң яхшы «Беркут» куркынычсызлык хезмәте, «New Life» - «Новая жизнь» газетасы (үзебезнекеләр, күпмедер дәрәҗәдә, коллегаларыбыз өчен шатбыз) эшли. Бу уку йортында Константин Тюлькин - «Ел иреклесе», Вугар Сеидов - «Ел спортчысы» укыйлар.
- Безнең егетләребез 8 номинациядә катнашты, шуларның дүртесендә җинүче исемен яуладылар, - дип горурлык белән сөйли күп профильле көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Евгения Мясникова. - Яхшы нәтиҗә! Без студентларыбызның уңышларына сөенәбез. Алар акыллы егетләребезнең һәм кызларыбызның билгеле бер өлеше генә, бездә сәләтле, мавыгучан, лаеклы балалар күп.
Шундый сүзләрне ишетү күңелле! Уку йортлары җитәкчеләре, кураторлар малайлар һәм кызлар өчен залда сөенеп утырдылар. Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалының студентлар гаиләсе дә уңышларга бай. Валерий Салеев, сүз уңаенда, бу көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә торды, ул «Ел спортчысы» номинациясендә «Ел студенты» республика премиясенә лаек булды. Афәрин!
Ксения Егорова муниципаль конкурста «Ел старостасы» номинациясендә җиңүче булды. Бу югары уку йорты үзенең «Вилки» рок-төркеме белән горурлана ала, тантана барышында аның чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Хәер, институтта үз популяр вокалчы кызлары бар. Регина Мәхмүтова «Иҗади шәхес» номинациясендә өч җиңүченең берсе булды. Икенчесе, Ксения Трунова исә медицина училищесы студенты. Әйтергә кирәк, бу уку йорты үзенең «Студентларның фәнни оешмасы» һәм «Шәфкатьлелек» волонтерлар отряды» белән дан тота. Волонтерларның шәһәрдә үткәрелгән барлык хәйрия акцияләрендә катнашуларын, республика китабы өчен хәрби медицина хезмәткәрләре турында материаллар туплавын әйтергә кирәк. Аларга игелекле эшләре өчен бик зур рәхмәт!
«Ел беренче курс сту­ден­ты»ның авыл хуҗалыгы техникумында укуын һәм җиңүче­нең Светлана Поличева булуын белдек. Ул киләчәккә күтәренке күңел белән карый. Студент тормышына җиңел кереп китә. Бу гаҗәп тә түгел, техникумда - «Иң яхшы студентлар советы».
КФУ филиалы студенты Айрат Хәмидуллин да бүләк алу өчен сәхнәгә күтәрелде, аның «Нигез салу технологиясе: җылытылган швед плитәсе» дигән проекты елның иң яхшы хезмәте дип табылды. Ул энергияне янга калдыруны күз алдында тота, зур хезмәт чыгымнары таләп итми. Безнең Чис­тайда менә шундый акыллы егетләр һәм кызлар бар, әлеге номинация лауреатларының да проектлары гаять җитди!
КАИ-КНИТУ филиалы «Ел студенты» гран-приена ия булган көн героен гына түгел, бу турыда бераз соңрак, ә «Ел интеллекты» номинациясендә җиңүчене тәрбияләгән - бу исемгә Максим Волостнов лаек булды. Бу югары уку йорты иҗади шәхесләрнең берсе - Владислав Сулименко өчен дә альма-матер булып тора. Менә шундый җиңүче ир-егетләр, төпле, җитди яшь кешеләр компаниясе!
Бүләкләү тантанасы, бәйрәм­гә килүчеләрне гаҗәпләндереп, көтелмәгән сценарий буенча барды. Оештыручылар (Ольга Купцова җитәкчелегендәге яшьләр эшләре бүлеге) креатив эшләгәннәр! Әйе, һәр номинациядә интрига безне соңгы минутка кадәр ташламады, әмма нәтиҗәләре турында хат ташучыдан, бортпроводниктан, водолаздан, еракка бара торган вагон проводнигыннан, аборигеннардан белдек. Мөһим хәбәрләрнең берсен почта күгәрчене китерде.
Һәм менә иң дулкынландыргыч мизгел - бәйрәмнең кульминация өлеше. Сәхнәгә «Ел студенты» гран-приеның өч номинантын чакырдылар. Җиңүченең исемен яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова игълан итте. - Ул КАИ-КНИТУ филиалының өченче курс студенты Азат Сәгыйтдинов!
- Мин бәхетле! Синең хезмәтеңне, тырышлыгыңны күрүләре куандыра, - ди Азат. - Менә дигән этәргеч һәм минем якыннарым өчен шатлык!
Әлеге конкурс инициативалы, заман белән бергә атлаучы яшьләр өчен. Алар активлар һәм башкаларны да студент тормышы ыгы-зыгысына җәлеп итәләр.
Газетабызның якындагы чыгарылышларының берсендә Азат Сәгыйтдинов безнең «Көн персонасы» сәхифәсенең герое булачак. Без конкурста җиңгән башка егетләребез һәм кызларыбыз турында да сөйләячәкбез.
Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев