ВИЧинфекциядән куркырга түгел, ә аның турында белергә кирәк!
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча,
ВИЧинфекция сәламәтлек саклау тармагының төп проблемаларының берсе булып тора һәм пандемия - ягъни бөтен ил территориясендә йогышлы авыруның таралуы белән характерланучы эпидемия. Чистай районында беренче тапкыр ВИЧ-инфекция 2000 елда теркәлгән иде.
Шушы вакыттан бирле районда ВИЧ инфекцияле 222 кеше ачыкланды, шуларның 36сы вафат. Авыру аналардан 17 ел эчендә 22 сабый дөньяга килде. Авыручылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар, әмма хәзерге вакытта 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында авыруны йоктыру очраклары өстенлек итә. Яңа гына ачыкланган пациентлар арасында хатын-кызларның артуы аерым борчу тудыра.
Инфекция йоктыруның төп юлы - җенси мөнәсәбәт. ВИЧ-инфекция кешенең иммуно- дефициты вирусы тарафыннан барлыкка килүче инфекция, ул акрынлап көчәя бара, башта озак вакыт билгеләре күренми, нәтиҗәдә, кешенең үз иммунитеты юкка чыга (СПИД стадиясе) һәм моның нәтиҗәсендә кеше авырый, төрле инфекцияләрдән, яман шештән үлә. Инфекциянең чыганагы - авыру кеше, өстәвенә, авыруының беренче көннәреннән үк, әле кешедә аның нинди дә булса билгеләре булмаганда да. Авыру кешедә вирус организмның барлык биологик сыекчаларында була, әмма аның иң зур күләме канда, мәнидә, хатын-кыз җенси органнары бүлендекләрендә, аз- рак күләмдә - күкрәк сөтендә, арка җелеге сыекчасында, төкеректә. Әлеге сыекчалар сәламәт кеше ор- ганизмына эләксәләр, кеше авырый башлый. Статистика буенча, еш кына авыру җенси юл белән күчә. Шулай ук вирус бала тапканда анадан балага йогышлы кан аша, күкрәк сөте ашатканда эләгергә мөмкин.
Инфекциянең ясалма юл, мәсәлән, медицинага кагылышы булмаган катнашулар (стериль булмаган шприцлар белән кан тамырына нар- котиклар кертү, маникюр, педикюр, татуаж ясаганда стериль булмаган эш кораллары кулланганда) аша күчүе аерым игътибарга лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев