Җәмәгать советының киңәйтелгән утырышында республикада дәүләтнең милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде, Татарстан халыклары съездына делегатлар сайланды.
Анда муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең башкарма сәркатибе Александр Барышев, Чистай муниципаль районы җәмәгать оешмалары җитәкчеләре катнаштылар. Утырышны җәмәгать советы рәисе, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы әгъзасы Светлана Проничева алып барды.
Чистай районында төрле милләт һәм дин кешеләре арасында дустанә мөнәсәбәтне һәм үзара аңлашучанлыкны саклау темасына аерым игътибар бирелде. Районда 80 меңгә якын кеше яши, төрле милләт кешеләре - руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар, украинлылар һәм башкалар дус яшиләр. Кешеләр арасында игелек һәм дуслык телен саклап, аларны уртак эшчәнлек белән берләштерүгә ирешә алалар.
- Милли сәясәт бурычларын тормышка ашыруда мөһим рольне җәмәгать советлары уйный, - дип билгеләп үтте Светлана Проничева. - Башка этник төркем вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне формалаштыруны дәвам итәргә, җәмгыятьтә, бигрәк тә яшьләр арасында толерантлык сакларга кирәк.
Җәмәгать советы әгъзалары тарафыннан халыклар арасында дин һәм милләтара мөнәсәбәтләр турында анкета үткәрелде. Төрле милләттәге, диндәге, яшьтәге һәм социаль хәлдәге 200 кешене сораштырганнар. Тикшерү нәтиҗәләрен Вячеслав Колесников тәкъдим итте.
Ул чистайлыларның башка милләттәге һәм диндәге кешеләргә дустанә карауларын билгеләп үтте. Сораштырылганнарның 88 проценты Төрле милләттәге кешеләр белән тыныч яши. Анкета безнең районга акча эшләргә килүче мигрантлар темасына да кагылды. Сораштырылган кешеләрнең 54 проценты аларга карата дустанә булуын билгеләп үткән, 14 проценттан артыграгы сабырлык күрсәтүен таныган, 2,5 проценты - дошманлык белдергән.
Тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Светлана Проничева җәмәгать оешмалары җитәкчеләренә һәм башкарма власть вәкилләренә төрле диндәге һәм милләттәге кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклауга аерым игътибар бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Этномәдәни һәм телләрнең төрлелеген үстерүнең нәтиҗәле ысулларының берсе булып мәгариф системасында ике һәм күптеллелекне куллану тора. Бу турыда утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Госман Нәбиуллин хәбәр итте. Ул тел культураларының күптөрлелеген саклау буенча эш республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә Мәскәү, Башкортостан белән берлектә алып барылуын билгеләп үтте.
Район халыклары вәкилләренең рухи һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләсендә мөһим рольне мәдәният хезмәткәрләре уйный. Мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова соңгы вакытта бик күп милли бәйрәмнәр үткәрелүен билгеләп үтте, алар халык арасында зур популярлык казана. Моннан тыш, «Джукетау» этноавылы» милли мәдәният паркы булдыру турында тәкъдим керде. Ул яхшы ял итү урыны гына түгел, ә район территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән танышу өчен яхшы мөмкинлек.
Чуваш халкының гадәти тормыш рәвешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм мәдәниятен саклау турындагы доклад белән чуваш иҗтимагый үзәге җитәкчесе Петр Плотников чыгыш ясады.
- Халыкның гадәти тормыш рәвешен, көнкүрешен саклау өчен беренче чиратта үз телеңне, мәдәниятеңне һәм туган җиреңне хөрмәт итәргә кирәк, - ди Петр Валентинович.
Александр Барышев билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының иң зур казанышы - анда яшәүче халыкларның үзара хөрмәте һәм килешүчәнлеге.
- Үсеп килүче буынга аерым игътибар бирергә кирәк. Безнең вакытта мәгълүмати киңлек кешегә башкача тәэсир итә. Балаларны мәгълүматны аера белергә һәм әйләнә-тирәдәге хәлгә дөрес мөнәсәбәт формалаштыра белергә өйрәтергә кирәк, - ди Александр Георгиевич.
Җәмәгать советының киңәйтелгән утырышы азагында 2017 елның 22 апрелендә булачак Татарстан халыклары съездына делегат итеп барачак чистайлыларның исеме яңгырады. Алар - муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, Татарстан халыклары ассамблеясенең Чистай вәкиллеге җитәкчесе Ольга Добронравова, башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары - мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин, «Яшьләр үзәге»нең өстәмә белем педагогы Гөлнара Миңнебаева, рус җәмәгать берләшмәсе җитәкчесе Владимир Пономарев, Чувашлар җәмәгать үзәге җитәкчесе Петр Плотников, «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов, керәшеннәр диаспорасы җитәкчесе Иван Чурин, Чистай Выселкасы Мәдәният йорты режиссеры Марина Тукова, Гаделша Мәдәният йорты методисты Гүзәл Мусина.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев