Быел ирле-хатынлы Питеркиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барганнар, шуңа күрә алардан ниндидер аерым мөлаемлылык бөрки. Алар төз, аралашучаннар. Шундый чистайлылар белән танышу бик күңелле.
Мөмкинлекләре булганча спорт белән шөгыльләнгәннәр, хәер, ни өчен үткән заманда? Хәзер дә 73 яшьлек Анатолий Павлович чаңгыда трассадан шуарга әзер. Аллага шөкер, ул хәзер төзекләндерелгән, дип шатлана гаилә башлыгы. Нина Филипповна да соңгы вакытка кадәр тормыш иптәше белән урман буенча чаңгыда шуган. Элек алар икесе дә үз предприятиеләренең җыелма команда составында ярышларда чыгыш ясаганнар. Ә тиздән чаңгыда шуу алар өчен ихтыяҗга әйләнгән. Ял итәргә барган җирдән ике пар чаңгы алып кайтканнар. Икесе дә озак еллар дәвамында бер урында эшләгәннәр: Нина Филипповна - сәгать заводының 10 нчы цехында, ә Анатолий Павлович - елга портында.
Алар күрше районнарда үскәннәр, ә язмыш аларны Чистайда кавыштырган. Яшь елгачыны Нина дусларында, чираттагы навигация алдыннан очраткан. Алар бер-берсенә гашыйк булганнар. Ул рейска киткән, ә кыз аны яр буенда көтеп калган. Бер елдан соң өйләнешкәннәр.
-Каенана киленне ничек каршы алды?
-Ул мине баштан ук кабул итте, - дип искә ала Нина Филипповна. - без аерым яшәсәк тә, аның миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булуын сиздем. Ул булдыра алганча безгә ярдәм итте.
-Ә сезне, Анатолий Павлович, Нина Филипповнаның әнисе ничек кабул итте?
-Бик әйбәт әби иде! Кияүләргә бай булды, чөнки җиде кыз һәм ике ул үстергән.
Шундый кияүне ошатмый мөмкин түгел: эчми, тартмый, йорт җанлы, кайгыртучан.
-Ә тормыш иптәшегез ашауда көйсезләнмиме?
-Юк. Нәрсә әзерләсәң, шуны ашый. Ботка ярата, күп кенә ир-атлар аны кабул итмиләр, ә минеке рәхәтләнеп ашый. Ә иң яраткан ашамлыгы бәрәңге, төрле төрдә бирсәң дә, ашый. Тик менә борчак ашын гына яратмый. Хатын нәрсә яратмый, ир-ат шуны ашамый, - дип елмая Нина Филипповна.
-Әйе, сезгә уңыш елмайган...
-Менә 50 ел да сизелми үтеп китте, бәлки тыныч, тату яшәгәнгә күрәдер. Толя каты авыргач, балалар белән куркып киткән идек. Күпне кичердек, начарлыкны көткәнебез, бәхеткә, расланмады.
Хәзер Анатолий Павлович кабат яхшы формада, машина йөртә, тормыш иптәше белән гөмбә җыярга йөри. Кышлыкка күп әйберләр әзерләгәннәр, чөнки бакчаларында яхшы уңыш үскән. Аларның кул кушырып утырырга вакытлары юк. Элек күп сәяхәт иткәннәр, санаторийларда ял иткәннәр, ә хәзер бергәләшеп туган шәһәрләре буенча йөрергә яраталар. Көн саен саф һавада булырга, таныш урамнар буенча җәяү йөрергә тырышалар. Аралашырга яраталар, Питеркиннар сүзләренә караганда, аларның күршеләре бик әйбәт.
Өлкән кеше статусына килсәк, аңа горурланып карарга кирәк, - дип ышандыралар яңа танышларым. Мин алар белән тулысынча килешәм. Кеше һәрбер яшьтә дә үзенчә матур, бары тик моны аңларга һәм балаларыңның бәхетле, исән-сау булуына, кайгыртучан күршеләр булуга шатлана белергә кирәк. Булган нәрсәне кадерли генә белергә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев