Фаразлау мәгълүматларыннан күренгәнчә, районда 48 мең гектардан артыграк мәйданда бөртеклеләрне җыеп аласы бар, 5000 гектардан артыграк мәйдан урдырылган, 4000 гектардан артыграк мәйданда бөртек суктырылган. Уҗым арышын һәм көзге бодайны, борчак, арпа, солыны җыеп аласы бар.
"Кутлушкино" ширкәтендә, "Сарсаз", "Кулон" агрофирмаларында, шәхси эшмәкәр Бермелеевта, "Йолдыз"да бөртекле культураларны урып-җыю яхшы темплар белән алып барыла. "Вамин-Чистай" фирмасы бүлекләре дә игеннәрне урып-җыюда ярыйсы гына эшлиләр, 7525 гектарның 2000гә якыны урдырылган, суктырылган мәйданнар да шулкадәр үк. Эшләрнең дүрттән бер өлеше төгәлләнгән һәм урак өсте бер айда төгәлләнер дигән өмет бар. Сүз уңаенда, фермерлар да активлык күрсәтәләр: "Химокам-Агро" һәм "Тат-Агро" ширкәтләрендә эш алып барыла.
Районда терлек азыгы әзерләү буенча да эшләр дәвам итә. Мәсәлән, печән 10 мең тонна, сенаж 41 мең тонна әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә уртача 12 азык берәмлеге әзерләнгән, дөрес әлеге саннар төрлечә. Аерым алганда, "Кутлушкино" ширкәтендә 17 азык берәмлегеннән артыграк, "Сарсаз"да 16га якын, "Акбулат" ширкәтендә 26дан артыграк азык берәмлеге әзерләнгән инде. Салам җыю да алып барыла. Элек аны яндырган булсалар, хәзер сакларга уйлаганнар. Хәзер безгә салам алырга турыдан-туры акча түләп зур йөк машиналары килә. Әле бу башы гына.
Орлык салу эше дә башланды. Урак иртә башлану сәбәпле, кайбер хуҗалыкларда киләчәк уңыш турында да кайгырталар. Мәсәлән, "Кутлушкино" ширкәтендә уҗым арышы һәм борчак орлыкка салынган. "Вамин-Чистай" агрофирмасы бүлекләрендә дә әлеге эш алып барыла. Биредә уҗым арышыннан кала борчак һәм арпаны да саклауга салганнар, чөнки алар барыннан да элек 2013 ел уңышы турында уйлыйлар.
Күптән түгел республика хөкүмәтендәге киңәшмәдә иң төп проблемаларның берсе итеп пар җирләрен эшкәртү аталган иде. Ә бездә нәтиҗә нинди? Нәтиҗә күренеп тора - хуҗалыклар булачак уңыш өчен буш җирләрне актив эшкәртә башладылар. 10 мең гектарда пар җирләре эшкәртелгән, иң күп эшкәртелгән җирләр "Закамье-Агро" һәм "Йолдыз" хуҗалыкларында. Бөртеклеләрне җыеп алу планы буенча аны бер айда төгәлләү планлаштырылган, ә терлек азыгын әзерләү тагын да иртәрәк тәмамланачак. Район хуҗалыклары корылык шартларында уракны иң аз югалтулар белән үткәрергә тырышалар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев