Кызганычка каршы, барысына да гомерләренең «алтын көз»ләрен тулы сәламәтлектә, якыннары һәм туганнары янында уздырырга насыйп булмый.
Картлык көннәрендә каты авырулары аркасында ялгызлыкта калучылар, гомерләренең соңгы көннәрен туган йортларыннан еракта интернат-йортларда уздырырга мәҗбүр булучылар аз түгел.
Алар анда калган гомерләрен лаеклы уздыра алуларында шундый учреждение хезмәткәрләренең тырышлыгы зур роль уйный. Бүген без Капитоновалар гаиләсенең хезмәт династияләре турында сөйлибез. Алар картлар һәм инвалидлар өчен булган «Юлдаш» йорт-интернатында эшлиләр.
Елена Семеновна өлкәннәрне һәм инвалидларны карый, ә аның кызы Ирина Евгеньевна - шәфкать туташы. Хезмәт эшчәнлеге башыннан ук хатын-кызлар социаль тармакта. Картлар йортында Капитоновалар биш елдан артык эшлиләр, ә аңа кадәр психоневрологик интернатта хезмәт иткәннәр. Игелеклеләр, аңлаучаннар, кайгыртучаннар, хезмәт сөючәннәр, җаваплылар, сабырлар... Интернатта яшәүчеләр Ирина Евгеньевна һәм Елена Семеновна турында менә шулай сөйлиләр. Ә алар турында кайгырту - хатын-кызларның төп эшләре.
- Мин әлеге һөнәргә күп ел элек килдем һәм моңа бер тапкыр да үкенмәдем, - дип сөйли Елена Семеновна. - Минем эш - ул карау: юу, ашату, бүлмәләрне җыештыру гына түгел, ә биредә яшәүчеләр белән уртак тел таба белү. Аларның күбесе инвалидлыкның авыр формасындагы өлкән кешеләр. Мин алар белән сөйләшәм, юатам, проблемаларын тыңлыйм...Игелегең белән уртаклашып, аларга күңел җылысын биреп, кайгырту, кешелеклелек күрсәтеп аларга берникадәр ярдәм итеп булуын аңлыйм. Менә шуңа күрә мин әле дә бу һөнәрдә.
- Биредәге кешеләргә якыннарыбызга, туганнарыбызга караган кебек карыйбыз, - дип кушыла әңгәмәгә Ирина Евгеньевна. - Алар да безгә шулай карый, безнең гаилә әгъзаларыбызның тормышлары белән еш кызыксыналар. Карамагыбыздагы кешеләр белән аралашкан вакыт эчендә, без аларның характерларын, гадәтләрен өйрәнеп, һәрберсенә шәхси якын килергә өлгерәбез. Алар балалар кебек сизгер, шуның өчен аларны мактау, һәркайсына елмаю мөһим.
Картлар һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» йорт-интернатында эшләүчеләр биредә яшәүчеләрне яратып исемнәре белән дәшәләр. Мәсәлән, Зоечка яки Юрасик, ә бит гадәттә шулай якын кешеләреңә генә мөрәҗәгать итәсең.
- Шулай булырга да тиеш, - дип билгели Елена Семеновна, - ялгыз һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә күңел җылысын бирү - бу сүзләр белән аңлата алмаслык! Бу сыйфатлар һәр кешегә хас, бары тик аларны күрсәтә белергә генә кирәк.
Картлар һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» йорт-интернатына, гомумән, социаль өлкәгә, Ирина юкка гына эләкмәгән. Ул ана әнисе үрнәк булды, дип сөйләде.
- Мин медицина училищесы студенты булганда ук аның эзләре буйлап барачагымны белдем. Ул вакытта әнием психоневрологик интернатта эшли иде. Шундый учреждениеләрдә очраклы кешеләр эшләми дип ышанып әйтә алам - авырлыкларга, шул исәптән психологик яктан, түзә алмыйлар. Үзләренең билгеләнешләрен авыр тормыш хәленә тарыган кешеләр белән эшләүдә тапкан һәм аларның һәркайсысында хөрмәткә һәм мәрхәмәткә лаек кешене күрергә сәләтле кешеләр биредә күп еллар эшлиләр. Әниемне дә шундый кешеләрдән саныйм, - ди Ирина. - Мин аңа барлык мәсьәләләр, шул исәптән эш буенча, киңәш сорап мөрәҗәгать итәм.
Ә Елена Семеновна кызын игътибар белән тыңлый һәм оялып кына елмая. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Капитоновалар - бик тыйнаклар, эшләре турында сөйләргә бик яратмыйлар.
- Аермалы берни дә эшләмибез кебек, бары тик һөнәребезне генә яратабыз, - ди алар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев