Көннән-көн кояш, игенчеләргә язгы кыр эшләренең тиздән башланачагын искә төшереп, үз нурларын юмартрак бүләк итә. Синоптиклар язның иртә килүен фаразласалар да, табигать үзенчә хәл итте.
Мартның икенче яртысында булган суыклар язгы кыр эшләре башлану срокларын кичектерделәр. Әмма апрельнең икенче яртысы район кырларында беренче чираттагы эшләр - уҗым культураларын тукландыру, тырмалау өчен старт булачак.
- Чистай аграрчылары язгы кыр эшләренә яхшы әзерләнделәр, - дип саный авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек начальнигы Иван Чурин. - Минераль ашламалар сатып алдылар, орлыкларны эшкәрттеләр, техниканы ремонтлауны башкардылар.
Шулай, бүгенге көндә тулаем район буенча агымдагы елның киләчәк уңышы өчен бер гектарга 43,9 килограмм тәэсир итүче матдә тупланган, ә көз көне керткәнне дә исәпкә алып - 48,7.
- Узган ел киләчәк уңыш өчен 10 мең тоннага якын орлык салынды, - дип хәбәр итә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Чистай районы буенча начальнигы Илгизәр Галиев. - Өстәвенә, алар арасында 500 тоннага якынын оригиналь сортлар тәшкил итә. Районда 36 мең гектар җирләрне яңа орлык материалы белән чәчү планлаштырыла.
- Көз көне үк авыл хезмәтчәннәре алдына 1 апрельгә агрегатларны һәм бөтен техниканы ремонтлауны тәмамлау бурычы куелды, - дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Александр Ромадановский.
Быел районда язгы кыр эшләрен башкару өчен әзерлек линейкасына 350 трактор, 185 чәчкеч, 21 чәчү комплексы, 169 культиватор куелачак.
Безнең төп терәгебез - әлбәттә, механизатор-игенчеләр. Ике сменада эшләү өчен тракторчылар һәм чәчүчеләр билгеләнгән, хәер, шоферларга да, механикларга да, инженерларга да бергә эшләргә кирәк. Шул вакытта гына без күләмле эшне сыйфатлы һәм кыска срокларда башкарып чыга алачакбыз. Моның өчен 4 апрельдән 7сенә кадәр районның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс үткәрелде. Бүген анда җиңүчеләр билгеле була.
- Беренче агрегатлар басуга дүшәмбе көнне чыгачак, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. - Чәчүлекләрне өстәмә тукландыруда районның иң яхшы хуҗалыклары тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Тырмалауны сайлап, әзер басулардан башларга, алга таба эшне тәүлек буе алып барырга кирәк. Сабан культураларын чәчүне ике атналык срокта башкарып чыгу планлаштырыла, өстәвенә, бөртекле культураларны чәчкәндә йөкнең 70 проценты чәчү комплексларына туры килә.
- Бүгеннән үк басуга чыгарга әзер торабыз, - дип билгеләп үтә «Кутлушкино» фирмасы директоры Альберт Мингалимов. - Бер ай элек үк техниканы ремонтладык, көз көне тулысынча туңга сөрүне башкардык, шулай итеп, чәчү эшләре проблемаларсыз үтәргә тиеш.
Башка хуҗалыкларда - «Закамье Агро», «Родник»та да барысы да әзер. Авыл кешеләре кулай һава торышы гына көтәләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев