Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Үз белдегең белән алган җирләрне законлаштырырга мөмкин

Дүшәмбе көнне, 16 сентябрьдә, «Кадастр эшчәнлеге турында»гы һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында»гы законнарга үзгәрешләр үз көченә керде.

Алар гражданнарга үз белдекләре белән алган җирләрне рәсмиләштерергә һәм шуның белән үз биләмәләрен киңәйтергә рөхсәт итәләр.

Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатканча, Федераль закон күчемсез милекнең Бердәм дәүләт исемлегендә күрсәтелгән мәйданга туры килмәгән җир кишәрлекләре чикләрен ачыклау тәртибен билгели. Төзәтмәләр комплекслы кадастр эшләрен үткәрү процедурасын гадиләштерәчәк, аларның заказчылары – муниципаль хакимият.

Комплекслы кадастр эш­ләре бер кадастр кварталы территориясендә урнашкан бар­лык күчемсез милек объектларына карата да бер үк вакытта башкарыла.  Кадастр эшләре җир кишәрлекләре, биналар, корылмалар, тәмамланмаган төзелеш объектлары чикләренә аныклык кертү өчен башкарыла. Моннан тыш, алар биналар урнашкан җир кишәрлекләрен дөрес тәкъдим итү, реестр хаталарын төзәтү өчен кирәк. 

Мондый эшләрне башкару турында мәгълүмат ачык чыганакларда комплекслы кадастр эшләрен башкаруга контракт төзелгән көннән соң 10 көн эчендә басылып чыга. Объект урнашкан конкрет кадастр кварталында эшләр башлану турында хокукка ия булучыга эшләрне турыдан-туры башкаручы – кадастр инженеры – электрон яки гадәти почта аша, бу мәгълүматлар күчемсез милек исемлегендә булган очракта, хәбәр итәргә тиеш.

Комплекслы кадастр эшләре барышында мәгълүматларны туп­лау һәм анализлау җирләрнең кисешкән чикләрен һәм үз белдекләре белән алу очракларын, шулай ук реестр хаталарын ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә. Соңгысы – бакчачылар шәхси участокларын һәм гомуми файдаланудагы җирләрне кадастр исәбенә куя алмый торган иң киң таралган сәбәп.

Гражданнарга комплекслы кадастр эшләрен үткәрү кысаларында, ЕГРНда күрсәтелгән мәйданнан артып киткән очракта, чынлыкта файдаланыла торган җир кишәрлекләрен законлаштыру мөмкинлеге бирелә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чынлыкта кулланыла торган «артык» метрларны, участок шушы чикләрдә 15 елдан артык файдаланганда гына, законлаштырырга мөмкин булачак. Моннан тыш, мондый «артык» мәйдан җирле хакимият тарафыннан билгеләнгән участокның минималь күләменнән артмаска тиеш, ә мондый минималь күләм билгеләнмәгән очракта – ЕГРНда күрсәтелгән мәйданның 10 процентыннан артмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев