Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кайбер аферистларны фаш итәләр, икенчеләре барлыкка килә

    Соңгы вакытта шәһәребезне, республиканы, хәтта бөтен Россияне мошенниклар дулкыны чолгап алды. Полиция хезмәткәрләре кайбер аферистларны тоткарлыйлар һәм фаш итәләр, ә аларга алмашка икенчеләре килә. Мошенниклар безнең шәһәрдә дә активлаштылар. Ничек соң мошенниклар корбаны булмаска? Без Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы Алексей Соколов белән сөйләшәбез.

    - Теркәлгән җинаятьләргә анализдан күренгәнчә, төрле ысуллар белән кылына торган социаль мошенниклык артты. 6 гыйнварда шәһәребездә яшәүче берәүгә Интернет-сайтта төгәлрәк белергә мөмкин дигән сылтау белән автомобиль отуы турында СМС-хәбәр килә. Мошенникларның таләбе буенча ир-ат терминал аша башта приз суммасының 1 процентын күчерә, аннан соң салым органы хезмәтләре өчен түли һ.б. Барлыгы 35 мең сум акчасын күчерә. Моның ялган булуы турында Чистайда яшәүче берничә көннән соң гына аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Гражданнар шундый афераларга эләкмәсеннәр өчен барлык җирле массакүләм мәгълүмат чараларында кисәтү мәкаләләре урнаштырылды. Әмма 3 март көнне тагын бер ир-ат шул капкынга эләгә. Сүз уңаенда, зыян күрүче әлеге факт турында белгән, әмма үзенә бәхет елмаер дип уйлап мошенниклар счетына 37 мең сум акчасын күчергән. Нәтиҗәдә, акчасыз да, отышсыз да калган.
    - "Без сезне котлыйбыз! Сез автомобиль оттыгыз..." дигән шикле хәбәрләргә ничек тәэсир итәргә соң?
    - Бервакытта да эшлекле мөнәсәбәттә булмаган, аларның эшчәнлеге турында берни дә белмәгән кампанияләрнең призлар уйнатуында катнашырга ризалашмагыз. Шундый төрдәге барлык акцияләргә дә игътибарлы булыгыз, акчагызны сакларга тырышыгыз.
    Узган ел шәһәребездә телефон буенча тагын берничә мошенниклык очрагы теркәлгән. Мондый фактлар республикада бүген дә ачылып тора. Мошенниклар төнлә белән шалтыратып туганыгыз бәхетсезлеккә, яки авариягә, полициягә эләкте һәм аны коткару яки җинаять эшен ачмау өчен акча түләргә кирәк дип хәбәр итәләр.
    - Телефон буенча шундый төрдәге ялган хәбәр алган кешенең беренче адымы нинди булырга тиеш?
    - Әгәр сезгә шалтыратып туганыгыз яки танышыгыз күңелсез хәлгә дучар булды, аңа җинаять җаваплылыгы каралган һәм әлеге проблеманы хәл итү өчен хокук саклау органы хезмәткәренә ришвәт бирергә кирәк дигән хәбәр әйтсәләр, сез әңгәмәдәшегезгә сораулар бирегез, югалып калмагыз, аңардан ул нинди бүлеккә китерелгән дип сорагыз һәм 02гә шалтыратып әлеге дежур частьнең телефон номерын белегез, туганыгыз чыннан да тоткарланганмы, аның эше белән кем шөгыльләнүен ачыклагыз. Үз туганыгызга шалтыратыгыз. Әгәр ул җавап бирмәсә дусларына, коллегаларына, башка танышларга шалтыратып әлеге мәгълүматны ачыклагыз. Җинаятьчеләр менә дигән психологлар, алар корбанының беренче реакциясе кушканны эшләү, аннан соң гына бу турыда фикер йөртү дип уйлыйлар.
    Якыннарыгызның һәм танышларыгызның кинәт вафат булуы яки авыравы турында хәбәр итүче үзегезгә таныш булмаган кешеләрнең шундый хәбәрләренә бирешмәгез. Барлык хәбәрләрне дә сезгә таныш булган 02, 03 телефоннары буенча шалтыратып ачыкларга мөмкин. "Әни, ашыгыч рәвештә телефонга акча сал! Кич белән барысын да аңлатам" дигән борчулы хәбәрләргә бөтенләй илтифат итмәскә киңәш бирәм.
    Бигрәк тә өлкән кешеләр ялганга тиз бирешәләр. Беренчедән, аларның кагыйдә буларак җыйган акчалары да күбрәк, аферистларны бу үзенә җәлеп итә, икенчедән кеше олыгайган саен күбрәк ышаныч белдерә бара. Агымдагы елда гына да шундый өч факт теркәлгән. Өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә килеп үзләрен социаль хезмәттә эшләүчеләр дип таныштыручы хатын-кызлар пенсионерларга акча реформасы булачак дип хәбәр итәләр, шуңа да иске акчаны яңа купюраларга алмаштырырга кирәк диләр. Корбаннарын алдалап, мошенниклар алардан бөтен акчаларын алалар, ә үзләренә кәгазь салынган конвертлар калдыралар.
    10 мартта товар белән мошенниклык итү факты теркәлгән. Әлеге явызлар күршеләреннән ялгыз пенсионерларның кайда яшәвен белешеп, аларга бал сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Пенсионерларның игътибарын читкә этәреп акчаларын урлаганнар. Зыян күргән әлеге хатын-кыз ялгыз гына яшәгән, урамга чыгып йөрмәгән, ә фатирына чит берәүне дә кертмәгән. Үз исемен һәм күршесенең исемен ишеткәч кенә ишекне ачкан. Мошенник аңа 600 сумга кечкенә банка белән бал тәкъдим иткән, өлкән кешегә ул кирәк булмаса да, аферистның үгетләүләренә каршы тора алмаган. Ә җинаятьче хуҗабикәнең бал өчен түләүгә акчаны каян алганын карап торган һәм ул кухняга банканы куярга кереп киткәч, яшергән урыннан бөтен акчаны һәм кәрәзле телефонны алган.
    Шундый очракларда без һәрвакытта да таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска, урамда алар белән сөйләшмәскә киңәш итәбез. Әгәр кем дә булса сезнең турыда яки күршеләрегез, бигрәк тә пенсионерлар турында кызыксынса, яки сезгә нәрсә дә булса сатарга яисә сатып алырга маташса, әгәр подъездыгызда чит, шикле кешеләр булса тиз арада полициягә 02 телефоны буенча шалтыратыгыз, кәрәзле телефоннан - 020.
    - Мошенниклык гамәлләре кылган өчен Җинаятьләр кодексы тарафыннан нинди җәза каралган?
    - Биредә берничә фактор роль уйный: гаепләү маддәсе өлешләре буенча квалификацияләү, җинаятьчене характерлый торган мәгълүматлар, тикшерү барышында үз-үзен ничек тотуы, китергән зыянның күләме. Барысын да гомумиләштергәндә ун елга кадәр иректән мәхрүм итү "эшләргә" мөмкин.
    - Хәзерге мошенниклар ниндиләр соң?
    - Мошенникның шәхесе башка җинаятьчеләр шәхесеннән сизелерлек аерыла. Аларның күбесе бик хәйләкәр, артистлык сәләтенә ия, фантазияләре дә зур. Алар үзләренең потенциал корбаннарында ышаныч хисе тудырырга тырышалар һәм еш кына моңа ирешәләр дә, шуннан соң гына алдашу эшенә керешәләр. Мошенниклыкларның тагын бер төре бар, болары, нигездә, ышандыру ысулына ия булган дәвалаучылар һәм күрәзәчеләр. Мәсәлән, үзләрен социаль хезмәткәрләр дип таныштырып, күрәзәлек итү һәм сихерне бетерү юлы белән мошенниклык итүчеләр кагыйдә буларак 25тән 45 яшькә кадәрге кешеләр. Алар кешене тиз арада үзләренә буйсындыралар һәм аларда ышаныч хисе уяталар. Шул ук вакытта катлаулы һәм тиз үзгәрә торган шартларга бик тиз җайлашалар. Моннан тыш, алар менә дигән психологлар-кешеләр арасында кәефсез кешене бик тиз күреп алалар һәм аңа үз ярдәмнәрен тәкъдим итә башлыйлар.
    Йомгак ясап шуны да билгеләп үтәсем килә, үз ягыннан эчке эшләр органы мошенниклык фактларын булдырмау буенча чараларның тулы комплексын тормышка ашыра. Актив кисәтү эше алып барыла, шул исәптән полициянең участок уполномоченныйлары линиясе буенча. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә мошенникларның җинаятьчел төркемнәрен тоткарлыйлар. Әмма иң нәтиҗәлесе җинаятьләрне булдырмау, ә моның өчен гражданнар аеруча уяу булырга тиеш.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: