Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ышаныч кәгазьләре башка кирәкмәячәк

Хуҗасы булмаганда автомобиль белән идарә итү өчен бирелә торган ышаныч кәгазьләре башка кирәкмәячәк. Тиешле нормалар РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 12 ноябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясе хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 1156 нчы номерлы карары белән ныгытылган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.1 пункты белән хуҗасы булмаганда механик транспорт чарасы белән идарә итүченең үзе белән әлеге мөлкәткә ия булу хокукын раслаучы яки әлеге транспорт чарасы белән, ә тагылма булганда тагылмага да, файдалануны раслаучы документы булырга тиешлеге билгеләнгән иде.
Моннан тыш карарда каралганча, механик транспорт чарасын һәм тагылманы ЮХИДИдә теркәү срогы аны сатып алганнан соң яки таможняда рәсмиләштергән көннән башлап биш тәүлектән 10 тәүлеккә кадәр арттырыла. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 1994 елның 12 августында кабул иткән "Россия Федерациясе территориясендә автомототранспорт чараларын һәм үзйөрешле техниканың башка төрләрен дәүләт теркәве турында"гы 938 нче номерлы карарына тиешле үзгәрешләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев