Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мошенниклыкның яңа төре

Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кызның телефонына "Сезнең карта блокадаланган" дигән хәбәр килә.

Шунда ук "Кайнар линия" номеры - 89608100005 күрсәтелгән була. Хафага төшкән хатын-кыз әлеге номерга шалтырата, аңа үзен банк хезмәткәре дип тәкъдим иткән ир-ат җавап бирә. Ул озак һәм буталып аңлата. Шундый аралашудан соң ул үзенең потенциаль корбанына банкомат янына барырга, әмма нинди дә булса операция ясаганчы үзенә шалтыратырга тәкъдим итә. Хатын-кыз бөтен таләпләрне дә үти. Картаны куя һәм "яхшылык эшләүче" таләбе буенча клавишаларга баса. Ир-ат аңа ике сәгать дәвамында әлеге картадан файдаланмаска куша һәм яңа пин-кодны әйтә. Сөйләшү тәмамланып, бер минут үтүгә зыян күргән хатын-кыз "Хезмәтне түләү уңышлы тәмамланды" дигән һәм картадан акча алуны күрсәтеп СМС-хәбәр ала. Шулай итеп, ул санаулы минутлар эчендә 6887 сум акчасыннан колак кага.
Полиция хезмәткәрләре шундый хәбәр кергәндә турыдан-туры үз банкыгызның иминлек хезмәтенә шалтыратыгыз, ә бернинди "кайнар линияләргә"дә шалтыратмагыз дип кисәтәләр. Сүз бит сезнең шәхси акчагыз турында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев