Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бал кыйммәткә төшкән

Мошенниклар ялгыз гына яшәүче олы яшьтәге хатын-кызның өенә киләләр һәм бал сатып алырга тәкъдим итәләр.

Хуҗабикә бик озак баш тарта, шулай да аның файдалы продуктны сатып алырга күндерәләр, янәсе юньрәк тә саталар. Мошенниклар алдында ул мендәр астыннан акчасын ала һәм түли. Ә җинаятьчеләргә нәкъ менә шул гына кирәк була да. Авыр, өлкән яшьтәге кеше балны кухняга керткән арада алар калган 6 мең сум акчаны урларга өлгерәләр. Икесе дә 25-30 яшьләр тирәсендә, уртача буйлылар. Берсенең чәче коңгырт сары төстә, сары төстәге кыска куртка кигән, чалбары, итекләре кара төстә, башында буйлы бәйләнгән башлык. Икенчесенең чәчләре кара төстә, шулай ук кара төстәге кыска куртка кигән, джинсылары карасу зәңгәр төстә, ә кроссовкалары кара төстә. Әгәр сездән таныш булмаган кешеләр күршеләрегезнең, ялгыз яшәүче пенсионерларның исемнәрен белергә тырышсалар, игътибарлы булыгыз! Ә шикле кешеләр турында 02 телефоны буенча, ә кәрәзле телефоннан 020 номеры буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев