Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яшүсмер велосипед урлаган

Әгәр балачактан ук сабыйның бер нинди кызыксынулары, мавыгулары юк, аның белән шөгыльләнмиләр икән, максатсыз вакыт уздыру һәм берни дә эшләмәү уйлап җиткермәгән гамәлләргә китерә, алар өчен соңыннан закон буенча җавап тотарга туры килә.

Сентябрь башында яшүсмер күрше урам буйлап йөргәндә капка төбендә калдырылган велосипедны күреп ала. Әйләнә-тирәгә күз салып һәм җинаятьчел гамәлләрен беркемнең дә күрмәвен уйлап, велосипедны йорттан читкәрәк алып китә һәм аңа утырып үз өенә кайтып китә. Әнисе улының чит транспортта кайтуын күреп, аның кайдан килүе белән кызыксына. Яшүсмер велосипедны дусты ун көнгә бирүен әйтә. Хатын-кыз аны хуҗасына кайтаруын таләп итә, улы нәкъ шулай эшләр дип уйлый, әмма...
3 сентябрьдә полициягә Есенин урамындагы йортларның берсендә яшәүче хатын-кыз ишек алдыннан велосипед урлаулары турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем җибәрелә. Йортларны карап узу барышында оператив хезмәткәр тарафыннан бер күршенең яшүсмернең велосипед алып китүен күреп калуы ачыклана. Әмма ул малай үз велосипедында йөри дип уйлый. Ир-ат полиция хезмәткәрләренә аның тышкы билгеләрен җентекле сурәтләп бирә, шаһитның күрсәтмәләре җинаятьне ачуда ярдәм итәләр. Әлеге яшүсмернең күрше урамда шәхси йортта әнисе, әбисе һәм абыйсы белән яшәве ачыклана. Гаилә җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән, баланың ике велосипеды булган, ә тагын бер велосипед нәрсәгә дигән сорауга ул үзе дә җавап таба алмый. Сүз уңаенда, урланган велосипедны яшүсмер башка төскә буярга өлгергән. Әлеге җинаять эшен алып баручы сорау алучы Л. Мурзина балигъ булмаганның гамәлләрендә Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 158 нче маддәсе, 1 нче өлешендә ("Урлашу") каралган җинаять сос­тавы билгеләрен таба. Әмма әлеге гамәлне кылу вакытына шушы маддә буенча җинаять җаваплылыгы каралган яшькә җитмәвен күздә тотып, баланың гамәле өчен аның ата-анасы җавап тотачак. Әлбәттә, яшүсмерне кичекмичә балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениегә исәпкә куйдылар, ә ата-анасын балаларына тиешле тәрбия бирмәгәннәре өчен административ җәзага тарттылар. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 нче маддәсе нигезендә төзелгән административ беркетмәне соңыннан балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрделәр.
Табигый, күңелсез хәл. Мөгаен, яшүсмер әлеге гамәлнең нәтиҗәләре турында уйланмагандыр, ул күп елларга алга үз исеменә тап төшерә. Баланың кайчандыр исәптә торуы турындагы мәгълүмат киләчәктә яхшыга китермәячәк. Бер тайгак адым менә шундый нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Ә уяу гражданинга полиция хезмәткәрләре җинаятьне ачуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев