Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Яшүсмер” операциясе төгәлләнде

Чираттагы "Яшүсмер" комплекслы оператив кисәтү операциясе төгәлләнде.

Аның кысаларында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторлары тагын бер тапкыр ышанычсыз гаиләләрдә булдылар. Әлеге гаиләләрдәге ата-аналар балаларын тәрбияләү вазифасыннан явызларча читләшәләр һәм аларга карата кырыс мөнәсәбәттә. Исәптә торучы яшүсмерләр дә яшәү урыны буенча тикшерелде. Әлеге яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре белән кисәтү әңгәмәләре уздырылды. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча белем бирү учреждениеләрендә дә зур эш оештырылган. Чаралар арасында - тематик сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары. Ә төнге рейдларда полиция хезмәткәрләре белән бергә ата-аналар үзләре, ирекле дружина әгъзалары да катнашты. Шәһәрдәге кафелар, дискотекалар уздыру урыннары, подваллар, ташландык йортлар аларның күз уңында булды. Операциянең максаты да шунда, кисәтү объектларының аерым игътибарын балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен яклауга, алар арасында хокук бозуларны кисәтүгә, яшүсмерне куркыныч адымнан саклап калуга җәлеп итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев