Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Вазифада торгызылды

Шәһәр прокуратурасы тарафыннан "ЧОП "Центурион-Р" ширкәте предприятиесендә эштән законсыз чыгару өлкәсендә хезмәт хокукларын бозу турында Г. Солтанованың мөрәҗәгате каралды.

Тикшерү барышында гариза бирүченең дәлилләре расланды. "ЧОП "Центурион-Р" ширкәте директоры тарафыннан эшкә кабул иткәндә, шулай ук хезмәткәрне эштән чыгарганда Россия Федерациясе Хезмәт кодексы таләпләре бозу ачыкланды. Шулай, РФ ХКның 67 нче маддәсе таләпләренә каршы килеп, эш бирүче тарафыннан, Г. Солтанованың каравылчы сыйфатында "ЧОП "Центурион-Р" ширкәтендә 2011 елның 18 июленнән эшләвенә карамас­тан, хезмәткәр белән хезмәт килешүе төзелмәгән була.
РФ Хезмәт кодексының 80 нче маддәсе нигезендә хезмәткәр хезмәт килешүен өзәргә хокуклы, әмма бу турыда ике атнадан да соңга калмыйча язмача формада эш бирүчене алдан кисәтергә тиеш. Күрсәтелгән срок эш бирүче тарафыннан эштән китү турында хезмәткәрнең гаризасын алган көннең икенче көнендә исәпләнә башлый. Соңгы эш көнендә эш бирүче хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен бирергә һәм аның белән исәп-хисап ясарга тиеш. Шуңа да карамастан, законда күрсәтелгән таләпләр хезмәткәр не эштән чыгарган вакытта эш бирүче тарафыннан үтәлмәгән. Шәһәр прокуратурасы Г. Солтанованың эштән чыгарылуын законсыз дип таныды.
Тикшерү күрсәткәнчә, хатын-кызның хезмәт кенәгәсенә агымдагы елның 5 августыннан 49 нчы номерлы боерык нигезендә үзе теләп эштән китүе турында язу нигезсез кертелгән, әмма эштән китү турында Г. Солтанова гариза язмаган булган, эштән чыгару турында тиешле боерык чыгарылмаган, кизү тору графигы нигезендә 5 августтан 7 августны да кертеп, хезмәткәргә ял көннәре бирелгән, 8 августтан 15 сентябрьгә кадәр ул вакытлыча эшкә сәләтне югалту сәбәпле, больничныйда булган, бу эшкә сәләтне югалту язуы белән раслана. Шул ук вакытта Г. Солтановага хезмәт хакы буенча бурыч 1358 сум тәшкил иткән.
Тикшерү барышында хезмәт законнары таләпләрен башка бозулар да ачылган.
Дәгъваны карау нәтиҗәләре буенча, хезмәт законнарын бозуга юл кую сәбәпле, "ЧОП "Центурион-Р" ширкәте директорына карата шәһәр прокуроры тарафыннан РФ административ хокук бозулар кодексының 5.27 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча (хезмәт һәм хезмәтне саклау турындагы законнарны бозу) административ эш кузгатылган. Дәүләт хезмәт инспекциясе карары белән гаепле зат штраф салу рәвешендә административ җавапка тартылган.
"ЧОП "Центурион-Р" ширкәте директорына карата шәһәр прокуроры тарафыннан хезмәт законнарын бозуны бетерү турында тәкъдим чыгарылган, ике вазифаи зат дисциплина җаваплылыгына тартылган, Г. Солтанова элеккеге вазифасында торгызылган һәм аңа хезмәт хакы буенча бурыч түләү башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев