Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Уен салоннары ябылды

Бер төн эчендә шәһәребездә эшләп килгән, легаль булмаган, ике уен салоны ябылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә оператив хезмәтләр автовокзал һәм югары базар районнарында уен салоннары эшли һәм аларның ишекләре шартлы сигнал буенча даими клиентлар өчен генә ачыла дигән хәбәр алалар. Билгеле булганча, берничә ел дәвамында шундый салоннар эшчәнлеге законнан тыш дип санала. Икъдисадый җинаятьләргә каршы көрәш буенча бүлек хезмәткәрләре үткәргән оператив-тикшерү чаралары барышында бина эченә көтмәгәндә үтеп кергәннәр һәм легаль булмаган бизнес хезмәткәрләрен аптырашта калдырганнар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 31 система платасы тартып алынган. Калган барлык җиһазларга да мөһер сугылган, ә тартып алынганнары Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча эксперт-криминалистик үзәккә тикшерү өчен җибәрелгән. Салоннарның эшчәнлеге туктатылган, ә менә комарлы уеннар оештыручылар үз сәгатьләрен көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев