Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

“Сыра? Ә сиңа ничә яшь?”

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре мәгариф идарәсе, "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге вәкилләре белән бергә 20сеннән 30 ноябрьгә кадәр сәүдә нокталарында яшүсмерләргә алкоголь продукциясен сатуны ачыклау һәм кисәтү буенча максатчан чаралар уздырдылар. Аларның берсендә (рейд эш көне азагында булды) без дә катнаштык.

"Россия Федерациясенең аерым закон актының алкоголь продукциясен сатуны булдырмау буенча чараларны көчәйтү өлешенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон белән РФ КоАПның 14.16 нчы маддәсенең 2.1 өлеше буенча административ җаваплылык кертелде. Агымдагы елның 11 аенда балигъ булмаганнарга сыра һәм спиртлы эчемлекләр саткан өчен 11 кеше административ җавапка тартылды (узган елның шул чорында алты). Хәзерге вакытта берничә шундый гамәл өчен РФ Җинаятьләр кодексының 15 нче маддәсе буенча җинаять җәзасы каралган. Бездә әлегә андый очраклар теркәлмәгән. Сүз уңаенда агымдагы елның 1 июленнән Федераль закон белән сыра һәм аның нигезендә әзерләнгән эчемлекләр алкоголь продукциясе исемлегенә кертелде.
Бу юлы әйтергә кирәк, рейд төркеме әгъзалары җаваплы, законны үтәүче кибетчеләр, үз кибетләренең репутациясен саклаучы кешеләр белән очраштылар. Л. Толстой урамындагы "РИО" кибетендә ирек­ле ярдәмчеләр сыра шешәсе белән касса янына килделәр. Сатучы аларга шунда ук: "Сез әле кечкенәләр",- диде һәм товарны тартып алды. Тик менә алар артында басып тора торган хатын-кыз гына "ярдәм" күрсәтергә ашыкты, үз хезмәтләрен тәкъдим итте.
- Сатыгыз инде аларга сыраны, яхшы яшьләр бит (редакциядән: рейдта яшь катнашучыларның нәкъ шундый булуларына шик юк), - дип мөрәҗәгать итте кассирга. - Алайса алар өчен мин сатып алам.
Тик менә сатучы гына аның сүзләренә игътибар итмәде.
Әйләнә-тирәдәгеләрнең яшүсмерләрнең гамәлләренә әзер торуы еш кына күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Тагын ике сәүдә ноктасында рейд төркеменең яшь әгъзасын кибет хезмәткәрләре ягыннан да, сатып алучылар ягыннан да тулы хөкем көтте. Вахитов урамындагы автобус тукталышындагы сәүдә павильонында аның сыра соравына сатучы ачуланып: "Сиңа кайсысын бирергә? Бәлки башта ук аракы сатыргадыр? Бар моннан кит!" - диде. Сатучының ачуы килүгә чикләр булмады: "Бала гына бит әле, ә барысы да шуңа тартыла". Аның сүзләрен сатып алучы да яклады: "Моңа ничә яшь соң? Сыра эчәсе килгән!".
Сәгать заводы базары территориясендә урнашкан кибеттән дә егетне ачуланып озаттылар. "Солнышко" павильонында 15 яшьлек яшүсмергә алкоголь продукциясен сату кагыйдәләрен искә төшерделәр, 18 тулгач килерсең диделәр. Елгачылар поселогы микрорайонында урнашкан "Пестречинка" кибетенә визит та уңышсыз тәмамланды. Касса янына сыра тотып килгәч аңардан турыдан-туры: "18 яшь бармы",- дип сорадылар. Аның нинди җавап бирәсен ишетәселәре килгәндер инде.
- Сатмыйм, - дигән җавап яңгырады.
Яшь сатып алучыга яңа микрорайонның сәүдә павильонында уңыш елмая язды. Кассир чекны суккач күрәсең аңына килде, яшүсмергә, әйләнә-тирәсенә карады һәм борчылып: "Сиңа бит 18 яшь юк",- диде. Бәхеткә, егет моннан да буш китте.
- Шундый максатчан рейдлар уздырганда законның барлык таләпләре дә үтәлә, - ди ассызыклап ПДНның өлкән инспекторы Светлана Егуданова. - Алар балигъ булмаган затларга законсыз рәвештә алкоголь продукциясе сату белән бәйле хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтү өчен даими оештырыла. Ә андый фактлар, кызганычка каршы, бар. Табыш артыннан куып кайбер сәүдә хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләрне яшьләренә дә карамыйча барысына да саталар.
Кибетчеләргә билгеләнгән кагыйдәләрне үтәүләрен искә төшерәсе килә, ә алар бик кырыс. Агымдагы елның 24 ноябреннән РФ КоАПның 3.5 һәм 14.16 нчы маддәләренә үзгәрешләр законлы көченә керде. Алар нигезендә балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен ваклап саткан өчен штраф күләмнәре күп тапкыр арттырылды. Гражданнар өчен штраф күләме 30 меңнән 50 мең сумга кадәр (элек 3 меңнән 5 мең сумга кадәр иде), вазифаи затлар өчен 100меңнән 200 мең сумга кадәр (элек 10меңнән 20 мең сумга кадәр иде) каралган.
Исерек яшүсмер үз сәламәтлегенә зыян китерү белән беррәттән исерек хәлдә җинаять кылу куркынычын да арттыра. Бушка вакыт уздыру, спиртлы эчемлекләр эчү, үзеңне тәртипсез тоту соңгы исәптә еш кына күңелсез нәтиҗәләргә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев