Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

РФ прокуратурасы тикшерү алып бара

20 - 30 мартта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы комиссиясе Татарстан Республикасы прокуратурасында эчке эшләр органнары эшчәнлегендә гражданнарның конституцион хокуклары үтәлүне күзәтү буенча оештырылган эшне тикшерү үткәрә.

Шул уңайдан күрсәтелгән көннәрдә Татарстан Рес­публикасы прокуратурасы бинасында Россия Федерациясенең генераль прокуроры урынбасары С.Зайцев, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасындагы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре гамәлләренең законлылыгына кагылышлы сораулар буенча гражданнарны кабул итү була. Кабул итү алдан язылудан соң Казанда 291-19-25 телефоны буенча башкарыла.
Әгәр кабул ителүгә язылу мөмкинлеге булмаса, гражданнарның гаризалары Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы идарәсенең Идел буе федераль округындагы интернет-кабул итү сайты: http://prokpfo.ru аша электрон почта чаралары белән һәм 8(831)421-47-23 ышаныч телефоны буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев