Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Прокурорлар киңәштеләр

Узган атнада Татарстан Республикасы прокуроры, юстициянең дәүләт киңәшчесе К. Әмиров тарафыннан Чистайда агымдагы елның тугыз ае өчен Алексеевск, Әлки, Аксубай, Нурлат, Спасс, Яңа Чишмә районнары һәм Чистай шәһәр прокуратурасының эшчәнлек йомгаклары буенча киңәшмә узды.

Шул ук көнне республика прокуроры тарафыннан Россия УФСИНның ТР буенча ФКУ СИЗО-5 законлылык торышына тикшерү үткәрелде. Тикшерелүче-кулга алынучыларга медик-санитар һәм матди-көнкүреш тәэмин итү, сак астында торучы затларны түләттерүнең законлылыгы, шикләнелүче, гаепләнүче һәм хөкем ителгәннәрнең хокукларын үтәү, аларның үз вазифаларын үтәүләре, шулай ук тикшерү изоляторы эшчәнлегенең башка мәсьәләләре каралды. Республика прокуроры тарафыннан тикшерелүче-кулга алынучыларны шәхси кабул итү башкарылды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча республика прокуратурасы аппараты хезмәткәрләре Чистай шәһәр прокуратурасы һәм тикшерү изоляторы җитәкчелеге катнашында киңәшмә үткәрелде. Аның барышында тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер алышынды, СИЗО эшчәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде һәм тикшерү изоляторы эшенең берничә юнәлеше буенча бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев