Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Прокуратура кулланучылар хокукын яклады

ПМК микрорайонында яшүчеләр дәгъвасы буенча шәһәр прокуратурасы тарафыннан шәхси эшмәкәр А.Ф.Кәримовныкы булган "Мясная лавка" азык-төлек кибетендә кулланучылар хокукын яклау турындагы Федераль законны үтәүгә тикшерү уздырылды.

1999 елның 30 мартында кабул ителгән "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында"гы 52 нче номерлы Федераль законның 15 нче маддәсе нигезендә азык-төлек продуктларын җитештерү, сатып алу, саклау, транспортировкалау, сату буенча гамәлләрне тормышка ашыручы гражданнар, шәхси эшмәкәрләр юридик затлар санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиешләр. Шуның белән бергә тикшерү барышында "Сатуны оештыруга һәм анда азык-төлек продуктлары әйләнешенә санитар-эпидемиологик таләпләр" дигән СП 2.3.6.1066-01 кагый­дә­лә­­­ре­­­­нең бозылуы ачыкланган: кибетне дымлы җыештыру уздырылмый, бинада пычрак, чит әйберләр бар, азык-төлек продуктларын саклау һәм әзерләү өчен бинадан аркылы үтеп йөриләр, кибет бер бинада урнашкан, сатып алучыга төргәктә булмаган азык-төлек продуктын сатканда маркировкасы булмаган җиһаз (бүлү такталары, пычак­лар) кулланыла, ягъни инвентарь билгеләнеше буенча кулланылмый; сәүдә инвентарен кул белән юу режимы бозыла, кибеттә бары бер юыну раковинасы бар, анда эшче инвентарь эшкәртелә һәм куллар юыла; ит чабү түмгәге махсус әйбергә утыртылмаган һәм металл чыбыклар белән беркетелмәгән; дәүләт санэпидхезмәте учреждениеләре һәм органнары рөхсәт иткән юу һәм дезинфекцияләүче чаралар тиешле тәртиптә кулланылмый; санитар һәм өй киеме бергә сак­лана.
Моннан тыш 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы 2300-1 нче номерлы РФ Законының 5, 10 нчы маддәләрен һәм кагыйдәләрнең 19 нчы пунктын бозып, шәхси эшмәкәр А. Ф. Кәримов тарафыннан гамәлдәге законның үтәлешенә тиешенчә контрольлек ителми, "Мясная лавка" кибетендә сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләр күрсәткече тиешле тәртиптә эшләнмәгән, ягъни товар исеме, бәясе турында мәгълүмат, матди яктан җаваплы затның имзасы, оешма мөһере, бәя күрсәткечен теркәү көне юк.
Шәхси эшмәкәр А. Ф.Кәримовка карата РФ КоАПның 6.3 нче маддәсе буенча (халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны бозу), РФ КоАПның 14.15 маддәләре (товарларның аерым төрләрен сату буенча билгеләнгән кагыйдәләрне бозу) буенча хокук бозган өчен административ эш кузгатылган. Материаллар Роспот­ребнадзор идарәсенең ТР буенча Чистай районы һәм Чистай шәһәрендәге территориаль бүлегенә карау өчен җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев