Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Производстводагы бәхетсезлек очрагы тикшерелде

Сентябрь аенда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт учреждениесенең, ТР Чистай муниципаль районы буенча күзәтү бүлегеннән кергән производствода эшче Е. Федотов белән килеп чыккан бәхетсезлек очрагы турындагы хәбәр уңаеннан шәһәр прокуратурасы тарафыннан шәхси эшмәкәр Е. Колсановның хезмәт законнарын ничек үтәвен тикшерде.

Ачыкланганча, 8 августта кислород станциясенә кислород баллонын тутырганда янгын чыга. Нәтиҗәдә, шәхси эшмәкәр Колсановта газ бирү җайланмаларында оператор булып эшләүче Е. Федотов икенче дәрәҗәдәге термик пешү җәрәхәтләре ала. 675 нче номерлы суд-медицина тикшерүләре акты буенча, әлеге җәрәхәтләр аның сәламәтлегенә җиңелчә зарар китерә (өч атнадан артык булмаган кыска вакытлы авыру). Әмма әлеге бәхетсезлекне кирәкле тәртиптә тикшерү уздырылмый, кирәкле хезмәтләргә бәхетсезлек очрагы хакында хәбәр ителми, производствода бәхетсезлек очрагы турында нигезле документация һәм тикшерү акты рәсмиләштерелми.
Тикшерү күрсәткәнчә, эш бирүче тарафыннан хезмәт законнары бозылган, биналарны, корылмаларны, җиһазларны кулланганда, технологик процессларны тормышка ашырганда, шулай ук производствода кулланылучы инструментларны, чималны һәм материалларны кулланганда эшчеләрнең иминлеге тәэмин ителмәгән, эш урыннарында инструктаж турындагы журналлар тиешле тәртиптә тутырылмаган, предприятие эшчеләре мөстәкыйль эш урыннарында стажировка үтмичә, хезмәтнең куркынычсыз ысулларын белүләре һәм теоретик белемнәре тикшерелмичә кертелә, аларга аерым саклану чаралары өчен махсус кием һәм аяк киемнәре бирү турында шәхси карточкалар юк. Эш урыннары аттестацияләнмәгән.
Шәһәр прокуратурасы тарафыннан ш.э. Колсановка карата тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәтне саклауның бозылуы - РФ КоАПның 5.27 маддәсе 1 нче бүлегендә каралган производствода административ хокук бозу турында эш кузгатылуы хакында карар кабул ителде. ТР дәүләт хезмәт инспекциясе карары белән Е. Колсановка 2 мең сум күләмендә штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев