Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Пассажирлар ташу кагыйдәсе җайга салына

ТР Министрлар Кабинетының узган елның 6 декабрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасының 2011 елның 10 октябрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар һәм йөк ташу турында"гы 77 нче номерлы законын тормышка ашыру буенча чаралар турында"гы 999 нчы номерлы карары белән җиңел таксилар белән ташуларга рөхсәт бирү тәртибе расланган.

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан республика территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар һәм йөк ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга рөхсәт бирү буенча вәкаләтле орган билгеләнде. Рөхсәт җиңел такси сыйфатында файдаланылучы һәр транспорт чарасына бирү көненнән алып биш ел срок белән бирелә. Аның гамәлдә булуы ташучы белән бергә эшчәнлек алып баручы башка затларга, шулай ук ташучы учредительләрнең берсе булган юридик затларга карамый. Рөхсәтне башка затка да тапшырырга ярамый.
Шулай ук әлеге норматив хокукый акт белән рөхсәт бирү өчен гариза һәм документлар тапшыру тәртибе дә җайга салына. Рөхсәт бирүне, рөхсәт бирү дуб­ликатын тапшыру һәм рөхсәт бирүне яңадан рәсмиләштерү ысуллары шулай ук рөхсәт бланкасы формасы китерелгән. Рөхсәт бирүдән баш тарту сәбәпләре дә билгеләнгән. Бирелгән рөхсәтләрне алып бару реестры тәртибе расланган. Реестрны күрсәтелгән орган алып бара. Анда ташучы, транспорт чарасы турында тулы мәгълүмат һәм ташуга рөхсәт турында белешмә бар. Ул электрон тәртиптә алып барыла. Вәкаләтле орган тиешле үзгәрешләр реестрга кертелгәннән соң биш көн эчендә реестрда булган мәгълүматларны яңартып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев