Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Муниципаль район порталында прокуратура сәхифәсе ачыла

Шәһәр прокурорының безнең муниципаль районның массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән чираттагы очрашуы булды.

Очрашуда шәһәр прокуратурасының дүртенче власть вәкилләре белән киләчәктә хезмәттәшлек итү стратегиясе, шулай ук алга таба басмаларның планнары һәм прокуратура хезмәткәрләре шөгыльләнгән чираттагы чаралар буенча фикер алышу булды. Шәһәр прокуроры Рәсим Хәкимҗанов шулай ук чираттагы яңалыкны җиткерде, ул, һичшиксез, районда яшәүчеләрнең прокуратура вәкилләре белән үзара элемтәсен яхшыртачак һәм аларның эшчәнлеге, шәһәрдә криминоген хәлне яхшырту максатында алар шөгыльләнгән чаралар белән тагын да җентеклерәк танышырга һәм барлык яңалыкларны, шулай ук законнардагы үзгәрешләрне белергә ярдәм итәчәк. Атап әйткәндә, безнең муниципаль районның рәсми порталында аерым сәхифә барлыкка киләчәк, ул прокуратура эшчәнлегенә багышланачак. Анда атна саен прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан язылган мәкаләләр һәм законнардагы яңалыклар басылып чыгачак. Сәхифәнең мөхәррире шәһәр прокуроры үзе булачак. Компьютер хуҗаларын һәм Интернет булганнарны әлеге мәгълүмат, һичшиксез, кызыксындырачак, чөнки мондый сәхифә республикада беренчеләрдән булачак һәм прокуратура эше турында турыдан-туры белергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев