Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кулланучыларның хокуклары бозылган

Шәһәр прокуратурасы кулланучыларның хокукын яклау турындагы федераль законны үтәү максатында "Дуслык" сәүдә йорты" ширкәтенең "Тәмле" сәүдә челтәре азык-төлек кибетләрендә тикшерү уздырды.

Тикшерү барышында Чистайдагы "Тәмле" кибетләренең барысында да сату өчен үзләре җитештергән туклану продуктларын кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматтан: җитештерү адресы, составына кергән ингредиентлар һәм азык өстәмәләре, аның туклану кыйммәте, әлеге продуктларны әзерләү ысуллары һәм шартлары турындагы мәгълүматтан башка гына сатылуы ачыкланган. Моннан тыш, әлеге кибетләр складларында азык-төлек продуктларының янәшә саклану кагыйдәләре үтәлми: бер үк суыту камерасында үзенчәлекле исе булган продуктлар (сельдь балыгы) белән янәшәдә исләрне үзләренә сеңдерүче продуктлар саклана. Бозылу һәм черү билгеләре булган җиләк-җимеш сатуга юл куелган. Шуның белән бергә кибет стикерлары ябыштырылган азык-төлек продуктлары гамәлдәге закон нормаларын бозып куелган, анда яраклылык срогы факттагыга туры килми, 1 ай да 10 көнгә арттырып язылган, бу кулланучыларны алдалау булып тора.
Ачыкланган хокук бозуларны бетерү максатында "Дуслык" сәүдә йорты" ширкәте директоры Р. Сөләймановка алда күрсәтелгән РФ Законында күрсәтелгән бозуларны бетерү һәм аларны булдыруга юл куймау буенча күрсәтмә чыгарылган. Моннан тыш, әлеге бозуларга юл куйган өчен Чистай шәһәрендә урнашкан "Тәмле" кибетләре директорлары А. Шәрифуллина, В. Логинова, Л. Кирилина, Т. Макаровалара - карата РФ административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.3 нче маддәсе буенча (халыкның санитар эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законны бозу), РФ административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.7 нче маддәсе (кулланучыларны алдалау), РФ административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.15 нче маддәсе (товарларның аерым төрен сату буенча билгеләнгән кагыйдәләрне бозу) буенча административ эш торгызылган. Роспот­ребнадзор идарәсенең ТР буенча Чистай шәһәрендәге һәм районындагы территориаль бүлеге карарлары белән гаепле затлар гомуми суммасы 3 мең сум күләмендәге штрафка тартылганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев