Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Күп балалы аталар файдасына

"Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 261 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы - күп балалы гаиләдә бердәнбер туендыручы, кечкенә яшьтәге балаларны тәрбияләүче аталарны эштән чыгаруны тыючы закон Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителде.

Әлеге документ РФ Конституция судының 2011 елның 15 декабрендә кабул ителгән 28-П нчы карарын тормышка ашыру максатында әзерләнде. Аның белән өч яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызларга һәм шул яшьтәге балаларны әнисеннән башка гына тәрбияләүче башка затларга карата эш бирүче инициа­тивасы буенча хезмәт килешүен бозуны тыючы, әмма күп балалы гаиләдә бердәнбер туендыручы булган, кече яшьтәге, шул исәптән өч яшькә кадәрге (биредә ана хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормый һәм балалар карау белән шөгыльләнә) балаларны тәрбияләүче аталарның әлеге гарантиядән файдалану мөмкинлеген юкка чыгаручы РФ Хезмәт кодексының 261 нче маддәсенең 4 нче өлешендәге хәл Конституцион түгел дип табылды.
Кабул ителгән закон нигезендә 18 яшькә кадәрге инвалид баланың бердәнбер туендыручысы булган яки өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләдә өч яшькә кадәрге баланың бердәнбер туендыручы булган ата яки ана белән (әгәр икенче ата яки ана яисә баланың законлы вәкиле хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормый икән) эш бирүче инициативасы буенча хезмәт килешүен өзү рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев