Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Өенә мошенник килгән

Өлкән яшьтәге хатын-кызның өенә килгән таныш булмаган кеше үзен почта хезмәткәре дип таныткан.

Ул пенсионерга 1000 һәм 5000 сумлык акчаларны яңаларга алмаштыру булачак дип хәбәр иткән. Куркуга калган хуҗабикә күп еллар дәвамында җыйган 250 мең сум акчасын куйган урыныннан алган. Ә "белгеч хатын-кыз" бу банкнотлар инде яңалар һәм аларны алмаштырырга да кирәкми дип тынычландырган. Өлкән яшьтәге кешене тынычландыру өчен аларны үзе үк мендәр астына тыгып куйган һәм пенсия таныклыгын китерүен сораган. Хуҗа икенче бүлмәдән документлар алып килгәнче, мошенник бөтен акчаны алган һәм юкка чыккан.
Очраклы кешеләргә, чакырылмаган кунакларга ышаныч күрсәтмәгез: мошенниклар яңадан-яңа ысуллар уйлап табалар. Мошенниклык фактлары бөтен республика буенча теркәлеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев