Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алар эзләүдә булганнар

Җинаять кылган өчен эзләүдә булган ике кеше тоткарланган.

28 яшьлек хатын-кыз мошенниклыкта гаепләнә. Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр аның игътибар үзәгенә эләгә. Ул алар янына килеп, акча реформасы була, иске купюралардан котылырга кирәк дип киңәш итә. Билгеле инде чын банкнотларга ялганнарын тәкъдим итә. Картлар бик теләп акчаларын алмаштыралар. Ниһаять, аның эзенә төшәләр. Ул оператив- тикшерү эшләре барышында Пермь шәһәрендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән җирле полицейскийлар тарафыннан тоткарлана. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.
Яшәү урыны булмаган 34 яшьлек ир-ат та тоткарлана. Ул сәламәтлеккә авыр зыян ясаган, шулай ук фатирлардан әйберләр урлаган өчен эзләүдә була. Урланган әйберләрнең бер өлеше хуҗаларына кире кайтарылган. Әлеге җинаятьчеләр җәзадан качып котыла алмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев