Яшь чистайлыларга ЗАГС бүлегендә паспортлар тапшырдылар

ЗАГС бүлегендә 14 яшьлек чистайлыларга тантаналы шартларда паспорт тапшыру булды. ЗАГС бүлегендә хөкем сөргән атмосфера әлеге әһәмиятле вакыйга белән бергә балалар һәм аларның ата-аналарына көчле тәэсир итте.
- Бик дулкынландыргыч, бигрәк тә менә шундый шартларда улым үз тормышында беренче тапкыр үзе документ ала, - дип сөйли Татьяна Гайнетдинова. - Әле кайчан гына биредә ирем белән миңа улыбыз Рөстәм туу турында таныклык биргәннәр иде. Ул инде зур үсте, хәзер имза куярга хакы бар.
Хуҗабикә хокукында ЗАГС бүлеге мөдире Вера Белова-Реутина ЗАГС сүзенең - гражданнар хәле актын язу - ничек укылуы турында сөйләде. Еш кына бит әлеге сүз никахны теркәү белән генә гәүдәләндерелә.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова да балаларга котлаулар белән бергә шәхесне раслаучы төп документны тапшырды.
- Мин бик дулкынланам, - дип сөйли кадет-интернат мәктәбе укучысы Дима Карпов. - Барысы да зурларча, җитди җаваплылык... тормышка ниндидер яңа адым, әмма карап торсаң, берни дә үзгәрмәгән кебек.
Әлеге егетнең теләк тәшлек төркеме дә зур иде. Яшүсмер өчен әһәмиятле булган вакыйгага туганнары ягыннан шундый игътибар күрсәтү миндә шәхсән зур соклану уятты. Бу минутларда Диманың янәшәсендә әтисе, әбисе, хәтта 8 яшьлек энесе Коля да бар иде.
- Оныгым бәхетле булсын, - ди Любовь Әминова. - Ә аның безнең ышанычлы яклау чыбыз, яхшы кеше булуына мин шикләнмим.
Хәзерге вакытта паспорт элеккеге кебек 16 яшьтә түгел, ә 14 яшьтә бирелә. Ә документ үзе Россиядә ХVIII гасырда шәхесне раслаучы беренче документ буларак барлыкка килгән.
Россиянең яшь гражданнары Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Чистай районы бүлеге начальнигы Равил Мәзгутов белән үткәнгә кечкенә генә экскурсия ясадылар. Ул кызыклы белешмәләр китерде, паспорт хуҗаларының хокуклары, вазифалары турында сөйләде. Кеше өлкәнәйгән саен аның җаваплылыгы да арта.
Әлеге тантанада балалар бу мизгелнең мөһимлеген, паспортның әһәмиятлелеген аңласыннар өчен барысы да эшләнгән. Алар өчен, чыннан да, ул үсү бәйрәме.
Киев Русенда шәхесне раслаучы булып билбау саналган, аның орнаменты буенча хуҗасының кайсы өлкәдән һәм аңа ничә яшь булуын ачыкларга мөмкин булган. Ир-атлар билбавы киң һәм озын, ә хатын-кызларныкы тар һәм матур булган. Ә балага билбау урынына җеп бәйләгәннәр. Аның яше арткан саен җеп тә киңәйгән, әкренләп ул билбауга әйләнгән. Билбауның гәүдәнең кайсы өлешендә булуына карап, хуҗасының һөнәре турында сөйләргә мөмкин булган. Һөнәрчеләр, мәсәлән, салым бәйләвечләре йөрткәннәр.
-
25 апрель 2018 - 16:11Сыйфатлы орлыкларны ничек сайларга Тиздән төргәкләр орлыклар белән кыштырдарлар, үрентеләр тәрәзә төбендә башларын чыгарырлар, гомумән, озакламый аларны бакчага чыгарырга вакыт җитә.
-
25 апрель 2018 - 16:08Егермедән артык кеше үзенең грамоталыгын тикшерде 14 апрельдә 230 меңнән артык кеше «Тоталь диктант» яздылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, катнашучыларның шундый күләмдә булуы – әлеге акция тарихында рекордка тиң булды.
-
24 апрель 2018 - 16:53Чистайлылар сорауларына җаваплар Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан мәҗбүри нотариаль раслауны таләп итүче килешүләргә багышланган «кайнар линия» үткәрелде.
-
24 апрель 2018 - 16:51Чәчүгә барысы да әзер түгел әле Татарстан районнарында язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурслар уза.
-
23 апрель 2018 - 16:13Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.
-
20 апрель 2018 - 15:58Ике контурлы казаннардан килешүләрдән башка файдаланган өчен административ җәза яный Шәһәр прокуратурасы 500ләп әбүнәче мөнәсәбәтендә документларны зона торак инспекциясенә тапшыруны йөкләде.
-
20 апрель 2018 - 15:55Газета укучыларыбыз өчен юбилей конкурслары «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре» ) газетасының 100-еллык юбилеенда редакция коллективы шушы юбилей датасының басма хезмәткәрләренең генә түгел, ә укучыларыбызның да исендә калуын тели. Шуңа күрә без юбилей конкурслары игълан итәбез.
-
19 апрель 2018 - 16:05Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 16:08Күңел ачу үзәгеннән хезмәткәрләрне ашыгыч рәвештә чыгардылар Узган пәнҗешәмбедә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре «Чистай» мәдәни үзәгенең янгынга каршы эшчәнлеген тикшерделәр.
-
18 апрель 2018 - 16:05Тотылган балык кеше гомеренә тормый Дистәләгән балыкчы куркыныч боз өстенә чыгып, чак кына үлемнән калды. Коткаручылар чаң сугалар һәм балык тотарга яратучыларны үз гомерләрен куркыныч астына куймаска һәм боз өстенә чыкмаска чакыралар.
-
18 апрель 2018 - 16:03Яз җитте. Кар астыннан чүп-чар чыга башлады Чистайлылар көнкүреш калдыклары өемнәреннән зарланалар.
-
18 апрель 2018 - 08:38Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
17 апрель 2018 - 14:12Тарихын белгән халыкның киләчәге бар Һәр нигезнең, һәр авылның, Һәр каланың үткәне бар... Гыйбрәт алырлык мирасның Калганы бар, киткәне бар. Горур сүз әйт, сорасалар: Ни кавемнән? Нинди җирдән? Киләчәккә аек карар Үз тарихын анык белгән! Равил Фәйзуллин..
-
Голосуйте за участников конкурса "Мое хобби"" Голосование
-
24 апрель 2018 - 16:53Чистайлылар сорауларына җаваплар Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан мәҗбүри нотариаль раслауны таләп итүче килешүләргә багышланган «кайнар линия» үткәрелде.
-
24 апрель 2018 - 16:51Чәчүгә барысы да әзер түгел әле Татарстан районнарында язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурслар уза.
-
25 апрель 2018 - 16:11Сыйфатлы орлыкларны ничек сайларга Тиздән төргәкләр орлыклар белән кыштырдарлар, үрентеләр тәрәзә төбендә башларын чыгарырлар, гомумән, озакламый аларны бакчага чыгарырга вакыт җитә.
-
25 апрель 2018 - 16:08Егермедән артык кеше үзенең грамоталыгын тикшерде 14 апрельдә 230 меңнән артык кеше «Тоталь диктант» яздылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, катнашучыларның шундый күләмдә булуы – әлеге акция тарихында рекордка тиң булды.