Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ватан иреге өчен көрәшкән солдатларның исемнәрен истә тотачакбыз!

    1941 елның 22 июнендә, иртәнге сәгать дүрттә, сугыш игълан итмичә, фашистлар Германиясе Советлар Союзына бәреп керә.

    Кызыл Армия частьлары чик буенда немец гаскәрләре тарафыннан һөҗүм ителә. Рига, Виндава, Либава, Шауляй, Каунас, Вильнюс, Гродно, Лида, Волковыск, Брест, Кобрин, Слоним, Барановичи, Бобруйск, Житомир, Киев, Севастополь һәм башка шәһәрләр, тимер юл узеллары, аэродромнар, СССРның хәрби-диңгез базалары ут эчендә кала. Чик буе ныгытмалары һәм Балтыйк диңгезеннән Карпатларга кадәр чик буенда урнашкан Совет гаскәрләре тупланган районнар артиллерия һөҗүменә дучар була. Бөек Ватан сугышы башлана.
    Ул вакытта әле кешелек тарихына аның иң канкойгыч сугыш булып керәчәген беркем дә белми. Совет халкының, коточкыч сынаулар аша үтеп, Кызыл Армия солдатының рухын илбасарларның сындыра алмавын барысына да күрсәтеп, дөньяны фашизмнан азат итеп җиңәчәген беркем дә күз алдына да китерә алмагандыр. Беркем дә герой-шәһәрләрнең исемнәре бөтен дөньяга танылачагын, Сталинград халкыбызның ныклыгы, Ленинград - батырлык, Брестның кыюлык билгесенә әвереләчәген, сугышчы ир-егетләр белән беррәттән туган илебезне олылар, хатын-кызлар һәм балалар яклаячагын уена да кертмәгәндер.
    Узган елның җәендә сугыш һәм хезмәт ветераннарының шәһәр советы активы тарафыннан өч томдагы «Җиңү солдатлары» битләрендә «Чистайлыларның үлемсез полкы» дигән фамилияләр күрсәтелгән җыентык чыгарыла. Аны тәкъдим иткәннән соң, чистайлылардан якташлар турындагы истәлекне мәңгеләштерү эшен дәвам итү үтенечләре керә башлый. Хәзер «Җиңү солдатлары» китабының дүртенче томы өчен материаллар туплау һәм аларны эшкәртү бара. Бүгенге көндә 92 Бөек Ватан сугышы солдаты һәм офицеры турында очерк­лар әзерләнгән. Шуларның берсен без газета укучыларыбызга тәкъдим итәргә уйладык.
    Яуширмәле Ибраһим Галимов 1914 елда дөньяга килгән, крестьян гаиләсендә үскән, җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Уку йортын 1933 елда тәмамлаганнан соң, Ширәмәт районы «Кызыл Октябрь» совхозына урыннарда йөрүче механик итеп җибәрелә.
    Әмма егетнең күңеле кече Ватанына тартыла. Яуширмәгә кайтканнан соң, клуб һәм китапханә белән мөдирлек итә, шофер булып эшли. 1936 елда Эшче-крестьяннар Кызыл армиясенә алына. Ике ел Читада хезмәт итү сизелмичә дә үтеп китә һәм кабат туган авылында тыныч хезмәт көтә. Яшь, белемле шофер тиздән сәркатиб, шуннан соң Яуширмә авыл советы рәисе итеп сайлана.
    Әмма 1941 елда, аяз көнне яшен суккандай, сугыш башлана. Июньдә үк Ибраһим фронтка эләгә. 448нче полкның 9нчы десант корпусы составында 1942 елның март-апрелендә Иске Русса артындагы сугышларда катнаша, яралана, дәваланганнан соң кабат сугышка керә. Өлкән сержант, ПАБ-12 хезмәт күрсәтү 198нче аерым ротаның взвод командиры ярдәмчесе көнбатыш фронтындагы сугышларда үзен күрсәтә. 1943 елның октябрендә «Сугышчан батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә.
    Сугышларның берсендә авыр яралана, дүрт айдан артыграк госпитальдә дәваланганнан соң, кабат сафка баса. Брянск, Балтыйк буе фронтлары, 11нче гвардия армиясе һөҗүм итү сугышларында катнаша, анда бик күп хәрби техника була. Ибраһим Нуретдин улына ягулык-майлау материаллары-1090 складларының эшен тәэмин итүне йөклиләр, чөнки ягулык материаллары белән вакытында тәэмин ителмичә хәрби техника һөҗүм итүне башкара алмас иде. Ә складлар фашистларны кызыксындыра. Шулай итеп, төяү-бушату эшләре, склад тирәсендә каравыл итү мөһим бурыч булып тора.
    Ибраһим Нуретдин улын командование менә ничек характерлый: «Тәртипле, таләпчән командир. Взвод командиры вазифасын башкара. Иптәш Галимов сугышчылар, бигрәк тә рус милләтеннән булмаганнар арасында, ә аларның күбесе аның взводында, зур сәяси-тәрбия эше алып бара. Татар, казах, төрекмән, таҗик телләрен яхшы белгән иптәш Галимов шушы милләт сугышчылары арасында көн саен аңлату эше алып бара, ярдәм күрсәтә. Шуның нәтиҗәсендә иптәш Галимов әлеге сугышчыларда абруй һәм хөрмәт казана. 1090нчы складка хезмәт күрсәтү буенча иптәш Галимов взводы тарафыннан башкарылган эш фронтны ягулык белән тәэмин итү буенча бурычны вакытында үтәргә ярдәм итә».
    Ә менә коммунист И.Н. Галимовның бүләкләү битеннән өземтә: «448нче укчылар составында взвод командиры ярдәмчесе сыйфатында И.Н. Галимов һөҗүм итеп, дошманны урман буеннан бәреп чыгару һәм биек урынны яулау йөкләмәсе ала. Операция уңышлы тәмамлана. Иптәш Галимов, сугышчыларны үз артыннан ияртеп, һөҗүмгә күтәрә, беренче булып дошман траншеяларына бәреп керә, яралана, әмма взводны калдырмый, яраны бәйләп, кабат сугышка керә. Бурыч бик яхшы үтәлә.
    Шул ук укчылар подразделениесе Иске Руссуга баручы шоссе юлын кисәргә дигән йөкләмә ала. Йөкләмә уңышлы үтәлә. Иптәш Галимов пулемет расчетына сиздермичә шуышып бара, аны граната белән шартлата, немецларның берсен әсирлеккә ала. Шуннан соң үзенең взводын ул һөҗүмгә алып бара, үз пулеметының уты белән 50-60 дошманны юк итә. Яу вакытында авыр яралана, әмма сугыш кырыннан йөкләмәне тулысынча үтәгәннән соң гына китә».
    1944 елның маенда аңа Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла.
    Безнең гаскәрләребез көнбатышка таба тирәнрәк үтеп керә башлыйлар һәм Ибраһим Нуретдин улының 1944 елның октябреннән 1945 елның апреленә кадәр Гвардия армиясе составындагы хезмәте, Көньяк Пруссиягә бәреп керүдә, Инстербург шәһәрен штурмлауда, Кенигсберг ныгытмасын һәм шәһәрен штурмлауда, Пиллау шәһәрен һәм ныгытмасын штурмлауда катнашучы буларак, Баш командующий, СССР Маршалы иптәш Сталинның рәхмәт белдерелгән дүрт боерыгы белән билгеләп үтелә. Соңрак аңа юбилей медальләре һәм билгеләре тапшырыла.
    1946 елның февралендә демобили­зацияләнгәннән соң һәм Яуширмәгә кайтканнан соң, Ибраһим Нуретдин улы Молотов исемендәге колхозны җитәкли. Бу вазифада ул 11 ел эшли. Аның җитәкчелегендә колхоз районның алдынгы хуҗалыгына әверелә, авыл хуҗалыгы производствосының төрле өлкәләрендә югары күрсәткечләргә ирешә. Шушы уңышлары өчен Ибраһим Нуретдин улы Галимов «Мактау билгесе», Хезмәт Кызыл Байрак орденнары, Ленин юбилей медале һәм «Хезмәт ветераны» медале, күпсанлы республика һәм район Мактау грамоталары һәм дипломнары белән бүләкләнә.
    Сугышта алган яралар, киеренке хезмәт фронтчының сәламәтлеген какшата. 1957 елда ул Яуширмә авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе эшенә күчерелә, ә 1980 елда 65 яшендә батыр солдатның һәм районда, республикада зур абруй казанган хезмәтчәннең йөрәге тибүдән туктый.
    Тормыш иптәше белән бергә алар тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Аның 17 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар, алар бабалары һәм карт бабалары турындагы хәтерне саклыйлар.
    Хөрмәтле чистайлылар! Һәр гаиләнең намус эше - Ватан өчен көрәшкән үз бабалары турында хәтерне саклау. Бигрәк тә авыл активына мөрәҗәгать итәсе килә: мәктәпләрдә, авыл китапханәләрендә авылдашлары - «Җиңү солдатлары» китапларына исемнәре кермәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары турында шактый күп материаллар саклана. Дүртенче китап басылып чыкканнан соң, материаллар әзерләүдә катнашкан һәр гаилә, коллектив, җәмәгатьчелек, мәктәп, шәһәр һәм авыл китапханәләре, музейлар аны бүләккә алачак. Ә әлегә сездән шушы материалларны көтеп калабыз һәм бергә без Үлемсез полкны тагын да күләмлерәк итәрбез дип ышанабыз.
    Белешмәләр өчен телефоннар: 5-21-30, 8-917-896-27-74.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: