Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ут сүнмәсен өчен алар вахтада торалар

    Без энергетикларны кайчан искә төшерәбез, беләсезме? Фатирларыбызда кинәт ут сүнсә, телевизор күрсәтмәсә, кер юу машинасы яки кыска дулкынлы мичләр эшләмәсә. Шунда гына без электр энергиясенең тормышыбызга ничек тирән үтеп керүен аңлыйбыз. Шәһәребездә һәм районыбызда зур күләмле электр энергиясе хуҗалыгы бар, ул беренче чиратта Чистай районының бүлү челтәрен тәэмин итә, аның...

    Әлеге кешене эш урынында тоту җиңел түгел. Эше шундый инде аның, әмма һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Александр Васильевич безнең белән сөйләшү өчен вакыт таба алды.
    - Ни өчендер күпләр безнең төп бурычыбыз аварияләргә каршы көрәшү дип уйлыйлар, - дип сөйли ул. - ә бит ул алай түгел. Безнең төп бурычыбыз - аварияләрне булдырмау, ә моңа ирешү өчен заманча җиһаз, техника булдырырга кирәк, әмма иң төп шарт грамоталы һәм тупланган коллектив.
    "Сетевая компания" ААҖнең Чистай электр челтәре филиалы составына керүче Чистай район бүлү челтәрендә 115 кеше эшли, баланста 700 километрга якын 6/10 кв.лы, 650 километр 04кв.лы һава линиясе, 50 километр озынлыгында кабель линиясе, 13 трансформатор подстанциясе бар.
    2010 елгы бозлы яңгыр сабаклары (шәһәр һәм районның уннарча мең кешесе электр энергиясез, җылысыз, сусыз калды) күп нәрсә турында уйланырга, эшне оештыруны яңадан карарга мәҗбүр итте. "Сетевая компания" махсус бораулау-кран машиналары (баганалар утырту өчен), автовышкалар сатып алуга акча бүлеп бирә башлады. Быел эре аварияләр булмады, әгәр Дүрт Өйле авылы янындагы плотинаның җимерелүен исәпкә алмасак. Иске Иванаево авылында зур Бахта елгасы 200 метр озынлыгында һава линиясен өзде. Энергетиклар хәзер Мөслим, Утяково, Гаделша авылларында су басу куркынычы булган зоналардан шундый линияләрне чыгаралар.
    Авылда да проблема җитәрлек - үткәргечләр, җиһазлар тузган, әмма энергетиклар аны уңышлы хәл итәләр. Безнең эшебездә чакыруларсыз гына бер көн дә узмый - я өзеклекләр аркасында һава линиясендәге изолятор сафтан чыга, яки аучылар әлеге изоляторларга атып уйный башлыйлар. Үткәргечләр өзелү, үткәргечләрне дөрес тартмау очраклары да була. Ә ут баганаларына машина белән бәрелүләр - санап бетерерлек түгел. Саклау зоналарында да кагыйдә бозулар була, анда энергетикларның рөхсәтеннән башка чүп-чар, төзү материаллары өяләр, гаражлар төзиләр. Барлык очракларның да азагы бер - электр энергиясе бирү өзелә.
    Хәзер энергетиклар тулы куәткә яңа технологияләргә, барыннан да элек СИПка күчәләр. Ул ныграк, өзелми, кулланучы да көчәнештән өзелми. Энергетиклар өчен бу бик яхшы, тагын бер уңай ягы - кешеләр өчен дә куркыныч түгел. Билгеле инде, сөйләшүебез азагында Александр Васильевичка ахырзаман турындагы сорауны бирми кала алмадым.
    - Андый сорауларга мин һәрвакытта да гади генә җавап бирәм, - диде ул, - ахырзаман булмаячак, чөнки энергетиклар үз эшләрен җаваплы башкаралар. Моңа бернәрсә дә өстәп булмый.
    Рәсемдә: П.Жабров, А.Равин, А.Четыркин югары вольтлы линияне һәм трансформатор подстанциясен ремонтлау белән шөгыльләнәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: