Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Унике ятим бала яңа фатирлардан ачкычлар алды

    Дүшәмбе көнне Чистай балалар йортыннан чыгучылар фатирлардан ачкычлар алдылар.

    Көн яңгырлы булса да, егетләрнең һәм кызларның күңелендә кояш балкый, чөнки хыяллары тормышка ашты, алар фатирларының тулы хокуклы хуҗаларына әверелделәр. Ун елга якын егетләрнең һәм кызларның һәрберсе бу көнне көтеп яши. Кемдер вакытлыча яшәп тору өчен фатир эзләгән, кемдер танышларында яшәгән, ә кемгәдер тулай торактагы кечкенә бүлмәдә яшәргә туры килгән. Һәм менә унике кеше тантаналы рәвештә Энгельс урамы, 191/3 һәм Полющенково урамы, 28/4 йортларыннан ачкычлар алды.
    Ачкычлар тапшыру тантанасы артистларның дәртле музыкаль чыгышлары һәм кунакларның котлау сүзләре белән үрелеп барды. Чистайлыларны торак алу белән котларга һәм фатирлардан ачкычлар тапшырырга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов килде.
    - Бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып гражданнарны торак белән тәэмин итү тора. Шәһәрдә һәм районда 15кә якын торак йорт төзелгән, шуларның өчесе быел файдалануга тапшырылды, - дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы.
    Башлык исеменнән ул егетләрне һәм кызаларны өй туе белән котлады, җылы һәм уңайлы өй учагы булдыруларын теләде.
    Өй туен билгеләп үтүчеләргә төзүчедән бүләкләр - микродулкынлы мичләр тапшырылды.
    Сәламләү сүзләре белән балалар йорты директоры урынбасары Юлия Сметанина чыгыш ясады. Ул район башлыгына һәм җитәкчелегенә балалар йортыннан чыгучылар өчен ике ел
    дәвамында бирелә торган шундый бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм егетләрне, кызларны чын күңелдән котлады.
    Уңайлыклары булган фатирларда тиз арада күченү өчен барысы да бар.
    Без Анна Еремеевада кунакта булдык. Торакны ул ун ел көткән һәм инде ачкыч алуга өмете сүнә башлаган булган.
    - Барысы да көтмәгәндә булды, - ди Анна. - Миңа шалтыратып, өйнең файдалануга тапшырылуы турында хәбәр иткәч, сүз белән аңлата алмаслык шатлык хисе кичерүемне әле дә хәтерлим.
    Яңа торакта кызга бик уңайлы, зур тәрәзәләр, якты бүлмә, аннан балконга чыгып була, чиста юыну бүлмәсе һәм уңайлы аш бүлмәсе.
    Кыз бик сөенеп үз фатирын күрсәтте. Идәнгә линолеум җәелгән, диварларга обой ябыштырылган, пластик тәрәзәләр куелган.
    Бүгенге көндә йорт территориясен төзекләндерү әле тәмамланмаган, чәчәклекләр ясарга туры киләчәк. Эдуард Хәсәнов билгеләп үткәнчә, тротуарларга асфальт җәю җир кипшенгәч май башында башланачак.
    - Сезнең һәрберегез бирегә агач утырта ала. Без территорияне яшелләндерү белән ярдәм итәчәкбез, үсентеләр белән тәэмин итәбез, - ди Эдуард Рөстәм улы.
    Өй туен билгеләп үтүчеләрне фатирларын уңайлы итү буенча күңелле мәшәкатьләр көтә. Микрорайон үсәчәк, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү планлаштырыла. Йортлар янында яңа спорт комплексы бар, анда һәркем буш вакытында йөри ала.
    Исегезгә төшерәбез, балалар йортыннан чыгучылар яңа фатирларны ятим балаларга торак бирү программасы кысаларында алдылар. Барлык фатирлар халыкка социаль хезмәт күрсәтү дәүләт учреждениеләренең оператив идарәсендә торалар. Алар белән дәүләт биш елга социаль контракт төзи. Анда фатирда яшәүчеләр үтәргә тиеш булган шартлар - коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә, торакны чисталыкта һәм тәртиптә тотарга язылган. Шартлар үтәлгән очракта аларның биш елдан соң фатирны хосусыйлаштыру хокукы барлыкка киләчәк.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: