Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ул гомере буе җиргә тугры

    Машинабыз Яуширмәгә якынлашканда дулкынлануыбыз тагын да көчәйде сыман. Ни дисәң дә, гади генә түгел, ә бөтен дөньяга танылган, халкыбызга Гаяз Исхакый кебек бөек талантларны биргән, исеме, даны җырларда, матбугат битләрендә еш яңгыраган авыл ләбаса бу!

    Авылның тормыш-көнкүреше, халкы­ның шөгыль-һөнәрләре, хуҗалыкның уңышы, җитәкчесенең булдыклылыгы турында да еш ишетелеп тора. Әмма мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үзең күр, диләрме әле... Форсат та чыгып тора: 1 февральдә мөхтәрәм җитәкченең гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Сәяхәтебезнең максаты исә әнә шушы бөтен республикага танылган Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хөзмәткәре, районның Мактау­лы гражданины күпләргә үрнәк булган «Кутлушкино» хуҗалыгы директоры Альберт Миңгалимов белән якыннанрак танышу, аның җитәкчелек, эш алымнарын тирәнрәк белү, уңыш серләренә төшенүдән гыйбарәт иде.
    Авыл безне үзенең гадәти тыныч урамнары, матур, төзек өйләре белән каршы алды. Бар җиһанны ап-ак кар сарган. Шушы аклык-пакьлектә авыл тагын да сихри, үзгә бер серле кебек тоела. Шушы аклык дөньясында көн күрүчеләрнең, һичшиксез, эшләре дә гел аклыктан, яхшылыктан гына торадыр сыман...
    Альберт Минзакир улын эш бүлмә­сендә баш бухгалтер Фәридә Жиһаншина белән ниндидер мөһим бер мәсьәлә хәл иткәндә туры китердек. Күтәренке кәеф, ачык йөз белән каршы алулары күңелгә рәхәтлек, җиңеллек өстәде. Бик җитез, энергияле булуы өстенә гади, аралашучан да икән Альберт Минзакир улы. Сүзен кистереп әйтә белүе, үзенә һәм янәшәсендәгеләргә таләпчән булуы, оештыру сәләте, төгәллеге һәр хәрәкәтеннән, һәр сүзеннән сизелә. Төгәллек, эш сөючәнлек кебек сыйфатлар аңа тумыштан ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән булса кирәк. Кечкенәдән үк хисапчы булу хыялы аны Казан авыл хуҗалыгы институтына китергәндер дә. Анда икътисадчы-бухгалтер һөнәрен үзләштергән яшь егетне Яуширмәгә баш бухгалтер итеп җибәрәләр. Шул урында уналты ел эшли ул, үзен эрудицияле, тырыш, максатчан белгеч итеп таныта. Шушы сыйфатларын күреп 1995 елның октябрендә аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Һәм ялгышмыйлар да. Дүрт Өйле авылында ишле гаиләдә хезмәт чыныгуы алып үскән, авыл хезмәте белән яшьтән үк таныш булган Альберт Минзакир улын җиң сызганып эшкә керешә.
    Башта ук бар халыкны да бер максатка, бер юнәлештә эшләргә өнди ул. Хисапчы булып эшләгәнгә, эшнең бөтен нечкәлекләрен, аның нәрсәгә китерәчәген, нәтиҗәсен сиземләп, хуҗалыкның баш белгечләре, терлекчеләре, урып-җыючылары - барысы бергәләп җитештерүне булдырып, сыйфат һәм күләм ягыннан товарны базарга алып чыгарлык итеп, шул ук вакытта табышлы итеп оештырырга тырыша ул. Кырларга ашлама кертелә, чүп-чарга каршы ныклы көрәш башлана. Ашлыкның, азык культураларының уңдырышлылыгын күтәрү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Билгеле, терлекчелек тармагында да продукцияне күтәрү өстендә ныклы эш башлана. Шулай ук сыерларның токымы алыштырыла, сөт җитештерү арттырыла, азык базасы ныгытыла. Хуҗалыкның матди-техник базасы ныгый: яңа тракторлар, комбайннар кайтарыла.
    Тырышкан табар, ташка кадак кагар дигәндәй, аның тырышлыгы бушка китми. Хуҗалык алдынгылар рәтеннән төшми, һәр тармакта ул алдынгылар рәтендә бара. Бүгенге көндә хуҗалыктагы 6050гектар чәчүлек җире тулаем эшкәртелә, чәчелә, җыела, тиешле продукцияләр алына. Терлекләр санын 2200 баш эре мөгезле терлек, 94 баш ат тулыландыра. Барлыгы 147 кеше хезмәт күрсәтә. Хуҗалыкта шулай ук бозауларны да үзләре үстерә, бервакытта да терлекләрне сатып алганнары юк.
    - Булганны саклыйбыз, кадерен беләбез. Тырышкан кеше, тырышкан хуҗалык җитештерүне киметмичә, хәт­та шул дәрәҗәдә алып барса да, хуҗалык бетми, югалмый. Проблема була да бетә, аны бетерү өстендә эшләргә кирәк. Ә менә табигать шартлары: алты ел рәттән кирәк вакытта яңгыр яумау, корылык уңыш дәрәҗәсенә нык аяк чала, кризис дигәннәре дә еш кабатлана башлады. Безнең терлекләребез, җирләребез бар - алар теләсә нинди кризиста да яшәячәк, димәк, хуҗалыкны алып барачакбыз, - ди җитәкче ныклы ышаныч белән. Билгеле, шундый ышаныч белән эшләмәсә, ул шулай күркәм уңышларга ирешә, үз артыннан саллы команданы ияртеп, бергә туплап, рухландырып тора алыр идеме?! Җирне, авылны, кешеләрне, хезмәтне ярату кебек асыл сыйфатлары гына аны теләсә нинди вәзгыятьтә дә югалып калмас­ка, күркәм нәтиҗәләргә ирешергә дәрт-дәрман бирә.
    Җитәкче безгә бозаулар фермасын да күрсәтте, анда һәр җирдә ныклы хуҗа кулы сизелә. Искиткеч сөйкемле, берсеннән-берсе матур, әмма бөтенесе аклы-каралы бозауларның алларында хуш исле азык, азыклары янына хуш исләр чыгарып торучы ылыс ботакларына хәтле эленгән, урыннары чиста. Ферма эченә известь түшәлгән. Өлгер җитәкче тиз арада һәрнәрсәне барлап-карап терлекчелек буенча урынбасары Фәргать Төхфәтуллинга, ферма мөдире Равзетдинов Айдарга, баш зоотехник Фәйзуллин Ринатка, ветврач Фәргать Фәсхетдиновка тәкъдим-киңәшләрен бирергә дә өлгерде (6нчы биттәге рәсемдә). Булсынга дип бар күңелен биреп йөрүче чын хуҗаның күз уңыннан бер генә нәрсә дә читтә калмый. Һәр тармакта эшнең бар нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен, уңышлы, шулай ук җитешсез якларын белүе, белгечләре белән киңәшеп, аңлашып эшләве аның күз карашыннан үк аңлашыла... Сүз уңаеннан, биредә эшчеләр, белгечләр белән проблема юк.
    - Эшләгән кешегә эш һәрвакыт бар. Ә эшләгән кешегә яшәргә була, - ди җитәкче кыска, ачык итеп. - Мин һәрвакыт өстән-өстән генә түгел, җиренә җиткереп эшләргә, ихластан хезмәт кылырга яраттым. Үзем, гаиләм, халык, авыл матур яшәсен дип тырыштым. Утыз җиде ел шушы хуҗалыкта хезмәт иттем, Яуширмәне чынлап яраттым. Монда матур яшьлек елларым узды, гаилә кордым, балалар үстердем. Исәнлегем булса, эштән аерылырга уйламыйм, эшләргә дә эшләргә, - ди ул елмаеп. Амин, әлеге сүзләр фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килеп, Аллаһы Тәгалә аңа озак еллар янәшәдәгеләрен сөендереп, исәнлектә, иминлектә, тигезлектә яшәргә насыйп итсен.
    Гаиләсе дә бик күркәм, күпләр сокланырлык аның. Тормыш иптәше Әнисә ханым белән (ул да озак еллар шушы хуҗалыкта хисапчы булып эшләгән) утыз алты ел бергә тату, тигез гомер кичерәләр. Кызлары Ләйсән медицина институтын тәмамлаган, Казан шифаханәләренең берсендә дерматолог-венеролог булып эшли. Уллары Илназ университетның юридик факультетын тәмамлап, Казанның Идел буе районында прокурор ярдәмчесе вазифасын башкара. Икесе дә бик матур гаилә корганнар, әби-бабайларын сөендереп өч онык үсеп килә.
    Районда гына түгел, республикада да бар гомерен авылга, халыкка хезмәт итүгә багышлаган, зур хөрмәткә лаек, талантлы җитәкче Альберт Минзакир улы Мингалимовның абруе зур. Аның фидакарь хезмәте Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыклары тарафыннан югары бәяләнгән, ул күп кенә Мактау кәгазьләренә, медальләргә ия. Аларны санап чыгу өчен генә дә газетада урын җитмәс иде. Хәер, гомер-гомергә авыл халкы турында кайгыртып, авыл матур яшәсен дип тырышкан кеше өчен авылның тулы канлы тормыш белән яшәве,авылдашларына ярдәм итә алуын күрү, хуҗалыкта эшләрнең җайлы баруы барысыннан да кадерлерәктер...
    Гөлсинә СОРУТДИНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: