Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Тормыш сыйфаты – төп бурычыбыз

    Татарстанда уңай экологик хәлне саклауга аерым игътибар бирелә. Күрелә торган табигатьне саклау чаралары беренче чиратта геологик эзләнүләр һәм нефть чыгару эшләре үткәрелә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы интенсив үсә торган районнарда табигатькә антропологик йогынты ясауның характерын һәм интенсивлыгын исәпкә ала. Чистай районы территориясе дә ныклы экологик контрольдә тора. Безнең хәбәрчебез Владимир...

    - Рәфис Габделхаликович, кешелек җәмгыятенең тормыш эшчәнлеге әйләнә-тирә мохиткә, ничек кенә күңелсез булмасын, котылгысыз тискәре йогынты ясый. Акрынлап без үз тормышыбызны агулыйбыз, без яшәгән чорга чиста һава һәм су, гөмбә һәм җиләкләр җитәр әле дип уйлыйбыз. Без барыбыз да, образлы әйткәндә, галәм буйлап бер көймәдә - планетада йөзәбез, аны яхшы хәлдә тотарга кирәк, башкача булганда ул әйләнеп капланачак.
    - Күпчелек гражданнарның табигатькә җавапсыз мөнәсәбәтен мин буынның эгоизмы дип атар идем. Бу үзенә күрә авыру, аны дәвалау өчен экологик контроль хезмәте булдырылган. Төп бурычлар һәм максатчан чаралардан кала, алар турында мин соңрак әйтермен, без халыкка экологик белем, үсеп килүче буында безне биләп торган табигатьне саклауга җаваплылык хисе тәрбияләү белән шөгыльләнәбез. Ышаныгыз, бу үз җимешләрен бирә. Массакүләм мәгълүмат чараларына, миңа калса, шулай ук табигатьне саклау мәсьәләләренә мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә кирәк.
    - Сезнең белән тулысынча килешәм, безне биләп торган матурлыкны ничек бар шулай саклап каласы килә. Сезнең хезмәтегез тарафыннан моның өчен нинди практик чаралар күрелә?
    - Бу, иң элек, экологик контроль һәм бозучыларны җәзага тарту чаралары. Алар табигатькә йогынты ясау дәрәҗәсен билгеләүче гамәлдә булган нормативлардан чыгып башкарыла. Шундый бозуларга юл куймауга юнәлдерелгән төрле кисәтү чаралары да мөһим. Идел-Кама территориаль идарәсе 6 муниципаль район: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спасс һәм Чистай территорияләрен контрольдә тота. Контрольдә тотыла торган территорияләрнең гомуми мәйданы 10398 кв. километр тәшкил итә.
    - Бу зур булмаган дәүләт мәйданы...
    - Килешәм. Нефть чыгару эшләре башкарыла торган, шулай ук сәнәгать производствосы үсеш алган районнар әйләнә-тирә мохиткә иң күп тискәре йогынты ясыйлар. Бу планда безнең шәһәргә аерым игътибар бирелә. Алты районның һәрберсенә инс­пекторлар беркетелгән, алар атмосфера һавасының, суның, туфракның һәм тикшерә торган объектлар, территорияләрнең җирләре торышына планлы, шулай ук планнан тыш тикшерүләр үткәрәләр. 2011 елда 392 тикшерү үткәрелде, аларның нәтиҗәләре буенча 323 бозу ачыкланды, алар барысы да бетерелде. 300дән артыграк административ тикшерү үткәрелде һәм 263 беркетмә төзелде, шуларның 142се - Чистай районы буенча. Барлык районнар буенча гомуми суммасы 865 мең сум тәшкил иткән штрафлар салу белән 247 карар җибәрелде. Суд органнарына явызларча бозулар буенча барлыгы 13 материал һәм берсе - прокуратурага җибәрелде.
    - Китерелгән саннарга караганда, хезмәтегезне тыныч дип әйтеп булмый.
    - Безнең эштә каршылык­лы хәлләр котылгысыз һәм еш кына шактый югары дәрәҗәдәге бозучылар белән эшләргә туры килә. Әлеге кешеләр аңлап, килеп чыккан хәлгә аек бәя бирә белүче булсалар яхшы әле. Хезмәтебезнең үзенчәлеге, геологик контроль, су объектларын саклау, атмосфера һавасына яки рәсми булмаган каты көнкүреш калдыклары чүплекләренә контроль - барысы да хезмәткәрләребездән түземлек һәм тынычлык таләп итә. Чистай шәһәре һәм районына килгәндә, биредә су объектларын саклауда гидротехник корылмаларны һәм язгы ташулар чорында су басарга мөмкин булган участокларны тикшерү буенча чараларга аерым игътибар бирелә. 2011 елның 17 мартыннан 26 апреленә кадәрге чорда Чис­тайда Ростехнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россельхознадзор белән берлектә суднолар ремонтлау заводы, елга порты ("Азимут" ширкәте филиалы), "Восток" Чистай сәгать заводының көймә станциясе акваторияләрен карау актлары төзелде. Шундый ук чаралар быел да каралган.
    Идел-Кама махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе тарафыннан алынган су пробаларына анализ ясалганнан соң Чистай районында Кама, Ерыклы, Берняжка, Толкишка, Каргалка, Килевка елгалары буенча нитрат, аммоний, сульфат, фосфат һәм кислородның процентлы торышының артык булуы ачык­ланды.
    Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләсе аерым тема булып тора. Санитар чистарту буенча айлыклар барышында Чистай районында гомуми күләме 24398 куб.метр­га кадәр җиткән рәсми булмаган чүплекләр ачыкланды!
    Атмосфера һавасын саклауга килгәндә, Чистайда 2011 елда барлыгы 60 предприя­тие тикшерелде, тикшерү мәгълүматлары прокуратурага тапшырылды. Шуннан соң инде прокуратура тарафыннан суд органнарына кайбер оешмаларның эшчәнлеген туктатып тору һәм вазифаи затларны административ җавапка тарту турында 20 иск тапшырылды. 850 машина агулы газлар чыгаруга тикшерелде, шуларның 60-ында аларның нормадан артыграк булуы ачыкланды. Бу узган ел үткәрелгән чараларның тулы исемлеге түгел әле.
    - Әмма сездә, экологларда да, проблемалар бар бит?
    - Хәл ителмәгән проблемалар җитәрлек. Чис­тай турында сөйләшүне дәвам итеп, әйтергә кирәк, биредә төп проблемалар булып иң элек су үткәрү, канализация челтәрләренең, чистарту корылмаларының тузганлыгы тора. Авыл торак пунктларындагы күп фатирлы йортларда да канализация сис­темаларын төзекләндерергә кирәк. Инде әйткәнемчә, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү проблемасы кискен тора. Алар полигоннарга чыгарылмый, ә турыдан-туры шәһәр читенә, якындагы яр буйларына һәм агачлык­ларга ташлана. Бакчачылык җәмгыятьләре, балыкчылар, Кама һәм башка елга ярларында ял итүче гражданнар да моны эшлиләр. Безнең инспекторларыбыз зур территорияне карап бетерә алмыйлар. Кешеләрне намуслылыкка тарту җитәрлек түгел, тәрбияле һәм аңлы кеше шулай чүп-чар ташламый, ә менә битараф затларны, җәзага тартырга һәм штраф салырга кирәк. Башкача без урамнарда, ишегалларында, халык күпләп ял итә торган урыннарда тәртип урнаштыра алмаячакбыз. Көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм эшкәртү мәсьәләсе - җитди сөйләшүнең аерым темасы.
    - Якын арада сезнең белән тагын очрашырбыз дип өметләнәм.
    - Һичшиксез. Ә хәзер мин сөйләшә башлаган теманы - үсеп килүче буынны экологик тәрбияләүне дәвам итәр идем. Нәкъ менә балачакта, мәктәптә дәресләр вакытында һәм дәрестән тыш чараларда яшь күңелләргә туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына сакчыл мөнәсәбәт салырга кирәк. 2011 елда Идел-Кама территориаль идарәсе мәктәпләрнең укытучылар сос­тавы белән берлектә "Кышын кошларны ашатыгыз", "Чис­та шәһәр, чиста урам, чиста мәктәп", "Экологик рейд", "Җир көне" темалары буенча чаралар үткәрде. Кышкы урманга экскурсия оештырылды, укучылар кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм кышын аларны ашатуны оештырдылар. Шулай ук "Табигать-безнең йортыбыз" дигән листовкалар, экология темаларына иншалар, рәсем конкурслары һәм күп кенә башка чаралар үткәрелде. Узган елның 27 мартында ел саен үткәрелә торган "Фән дөньясына адым" дигән VII конференцияне үткәрү мөһим вакыйга булды. Анда Идел-Кама төбәгенең төрле мәктәпләреннән 300дән артыграк укучы һәм фәнни җитәкчеләр катнаштылар. "Экология" секциясендә биш проект якланды һәм җиңүче билгеләнде - Чистайның 1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Ксения Колобынина. Барлык катнашучыларга мәгариф идарәсеннән грамоталар һәм Идел-Кама территориаль идарәсеннән истәлек бүләкләре тапшырылды.
    Сөйләшү азагында Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре - беренче разрядлы белгеч Равил Шәйдуллин һәм Идел-Кама махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясенең әйдәүче белгече Лидия Мишинаның фидакарь хезмәтен билгеләп үтәсем килә.
    - Рәфис Габделхаликович, кызыклы әңгәмә өчен сезгә бик зур рәхмәт. Безнең очрашуларыбыз даими булыр дип ышанам.
    - Әлбәттә, шулай булачак. Безнең кешеләргә әйтер сүзебез бар, чөнки халык белән аралашу, экология хезмәте эшчәнлеге юнәлешләренең берсе. Көндәлек эш белән бергә шундый очрашулар күпмедер дәрәҗәдә безнең төп бурычыбызны - кешеләрнең туган һәм шундый матур җирләрендә тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәләр. Барлык чистайлыларга ныклы сәламәтлек, саф һава, чиста су һәм матур тормыш телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: