Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Үткәнгә кагылу шәхес тәрбияли

    "Чистай" мәдәни фонды" коммерцияви булмаган оешма оешуга биш ел тулды. Фондның эшчәнлеге, өстенлекләре, бурычлары турында идарә рәисе Александр Оленин сөйли.

    - Безнең шәһәр, чыннан да, уникаль тарихка ия, ул матди, шулай ук рухи культура бетмәс-төкәнмәс ачышлар, табышлар чыганагы. Төрле вакытта тикшеренү, эзләнү эшләре үткәрелде, алар Чистайның тарихи үткәне, фән, мәдәният, сәнгать, җәмәгать тормышының төрле өлкәләрендә атак­лы казанышлар белән бәйле кешеләр турында фәнни, туган якны өйрәнү хезмәтләренең нигезен тәшкил иттеләр. Фондны булдыру, ә аны оештыручы булып муниципаль район Советы тора, булган кыйммәтле материалларны шәһәр, гражданлык позициясен, патриотизм тәрбияләү, яшь буынның рухи, әхлакый үсеше хакына файдалану кирәклегеннән килеп чыга. Әлеге сыйфатлар яшьләр үз кече ватаннарының үткәненә кагылганда, бабалары турындагы истәлекне хөрмәт иткәндә төрле чаралар барышында тәрбияләнә.
    Изгелеккә күңелләр тартылуының ачык мисалы булып чистайлыларның Свияжск һәм Булгар тарихи, мәдәни, архитектура һәйкәлләрен яңарту буенча күләмле республика проектында катнашуы тора. Безнең шәһәр дә рухи һәйкәлләр планында мөһим. Фонд шөгыльләнгән юнәлешләрнең берсе - бабаларыбыз турындагы хәтерне саклау, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу. Муниципаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында иске православие һәм мөселманнар зиратында истәлекле каберлекләрне формалаштыру буенча эш башланды. Әлеге мәсьәләдә шәһәрлеләр, безнең якташларыбыз гаять зур ярдәм күрсәтәләр. Шуларның берсе - сәүдәгәр Мешкичевларның нәселеннән чыккан - Алексей бабалары тарафыннан төзелгән кәшәнәне торгызу теләген белдерде. Зур күләмдә эш башкарылды, фасадны эшләү һәм эчке бизәкләү эшләре, электр белән тәэмин итүне тоташтырырга гына калды.
    Шәһәр тарихында фаҗигале битләр дә була. Иске православие зиратында репрессияләнгән затларның каберләре бар. Уңай һава шартлары барлыкка килү белән 1935-50 елларда гаепсез үтерелгәннәр хөрмәтенә истәлек билгесе торгызу, әйләнә-тирә мемориаль территорияне төзекләндерү буенча эш дәвам итәчәк.
    - Некрополь булдыру планлаштырыла, анда нәрсә урнаштырылачак?
    - Вакытның һәм вакый­галарның җимергеч йогынтысы зират территори­ясендә ХIХ-ХХ гасырлар башына караган йөздән артыграк кабер ташы булуына китерә. Барысы да төзекләндереләчәк һәм мәйданчыкта урнаштырылачак, аның өчен 300 квадрат метр бүлеп бирелгән.
    Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мемориаль комплекс булдырылачак. Ул безнең шәһәрдә яшәгәннәр, аның тарихын булдырганнар, саклаганнар һәм киләчәк буынга тапшырганнар хөрмәтенә ясала. Каберлекләр исемлеген төзү төгәлләнде, аңа 11 меңгә якын исем керде. Әлеге зур эшне күзәтеп торучы Светлана Волкова үткәрде. Киләсе этап булып җыентык бастыру тора, анда тарихи белешмә һәм әзерләнгән исемлекләр тәкъдим ителәчәк.
    - Әлеге эшләр нинди чыганаклардан финанслана?
    - Иганәчеләр гаять зур ярдәм күрсәтәләр. Мин инде Алексей Мешкичевны әйтеп уздым, шулай ук "Бетар" фирмасы җитәкчесе - Владимир Зайцев, "Партнер"- Юрий Соков, "Чистопольремстрой" - Алексей Карманов, безнең якташларыбыз - Валерий Гогин, Александр Пискунов, җылылык челтәре җитәкчесе -Сергей Ивлев, елга порты - Владимир Клыков һәм башкалар.
    Тарихи, мәдәни һәйкәлләр мөселман зиратында да бар. Алар үткәннәр турында күп нәрсә сөйли, замана буыны өчен рухи нигез була алалар. Нәкъ менә шул мәдәни мирасны саклап калуга этәргеч булды. Әнвәр Сөнгатуллинга, якташыбыз Марат Нуруллинга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, алар каберлекләр территорияләрен төзекләндерү, зиратны койма белән уратып алу, капка кую өчен күп нәрсә эшләделәр. Серафимовский зиратын төзекләндерү, яңа мөселман зираты буенча эшләр дәвам итәчәк. Бюджет акчасы белән бергә, предприятиеләр һәм оешмалар коллективларыннан, чистайлылардан хәйрия акчасы керә, техника, төзелеш материаллары бүлеп бирелә. Бу безнең әхлакый, рухи өлгергәнлек, гражданлык позициясе күрсәткече.
    - Сез муниципаль районның җәмәгать советы составына кердегез, сәркатип булып сайландыгыз. Нинди мәсьәләләргә өстенлек бирәчәксез?
    - Хезмәт биографиямнең чирек гасырга якыны спорт белән бәйләнгән, физик культура һәм спорт комитеты рәисе булдым, "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыятен җитәкләдем. Һәм бу профессиональ карьера гына түгел, ә яшәү рәвеше. Бокс буенча спорт мастерына кандидат булып торам, туплы хоккей, футбол буенча беренче өлкәннәр разрядым бар, Мәскәү хәрби округы, республика чемпионатлары призеры.
    Физик культура һәм спорт­ны торгызу, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү буенча эш алып барачакмын. Үз вакытында социаль-педагогик комплекслар кысаларында яшәү урыны буенча эш популярлык казанган иде. Ул нәтиҗәле һәм кирәкле булды, спорт заллары ачылды, хоккей, футбол, волейбол мәйданчыклары төзелде. Безнең район өч тапкыр спорт-сәламәтләндерү эшенең куелышы буенча республика, бөтенроссия, бөтенсоюз конкурсларында җиңүче булды.
    - Элеккеге традицияләрне торгызу ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килә?
    - Алар инде тормышка аша. Муниципаль район башлыгы Ильдус Әхмәтҗанов инициативасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков ярдәме белән яктыртылган чаңгы трассасы төзү, Скарятинский бакчасын төзекләндерү уңаеннан шундый мөмкинлек барлыкка килде. Тимераякларны вакытлыча файдаланырга алып торырга мөмкин. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган - вакытлыча файдалануга алып тору пунктының җылы, уңайлы бинасы, яктыртылган боз мәйданчыгы бар. Хезмәт күрсәтү тармагын акрынлап киңәйтәбез. Вакытлыча файдалануга биреп торудан кергән акчага чаналар сатып алдык.
    Хокук бозулар кыларга мөмкин булган балалар белән эшлибез, зарарлы гадәтләрнең нәтиҗәләре турында сөйлибез, аларның сәламәт яшәү рәвешенә омтылышын хуп­лыйбыз. Аерым алганда, тәмәкедән баш тарткан балалар чана, вакытлыча файдалануга алып тору хезмәтләреннән бушлай файдаланалар. Алар, үз чиратында, яшьтәшләре арасында кисәтү әңгәмәләре үткәрәләр. Мәгариф, сәламәтлек сак­лау, социаль-мәдәни мәсьәләләр һәм яшьләр эшләре буенча депутат комиссиясе җитәкчесе, шәһәр советы депутаты Алексей Чехонадских ярдәмчесе булганлыктан әлеге мәсьәләләр минем өчен аеруча актуаль.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: