Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Тилчә һәм нодуляр дерматит нәрсә белән яный?

    Дуңгызларның Африка чумасы артыннан ук Татарстан чикләренә башка куркыныч авырулар - тилчә һәм нодуляр дерматит якынлашты.

    Июнь аенда ук әлеге тема ветеринария хезмәтләрендә борчу тудырды һәм муниципаль районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия тарафыннан тилчә һәм нодуляр дерматитка юл куймау максатында өстәмә чаралар кабул ителде.
    - Бүген безнең төп бурычыбыз - ышанычсыз районнардан мөгезле эре терлек итен һәм тере терлекләрнең законсыз керүенә юл куймау, - дип хәбәр итте Чис­тай район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Зиннур Шәрипов.
    Октябрь азагында республиканың Нурлат районы белән чиктәш Самара өлкәсенең биш торак пунктында нодуляр дерматит авыруы теркәлгән. Бу авыру терлекләрдән сәламәтләренә тиз күчә торган авыру. Ул мөгезле эре терлекне зарарлый һәм әлегә Россиядә билгесез диярлек. Нодуляр дерматит барлык таныш ысуллар - кан суыручы бөҗәкләр, шулай ук һава, төкерек, сөт, кан, терлекләрнең спермасы, азык һәм су аша күчә. Ветеринарлар чаң кагалар, чөнки авыру Татарстан чигенә килеп җиткән.
    - Нодуляр дерматит мөгезле эре терлекләрдә була торган иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе дип санала, ярты көтүлеккә кадәр зыян китерергә мөмкин, - ди Зиннур Шәрипов. - Россия территориясендә беренче тапкыр авыру терлекләр узган елның көзендә Чечняда, шуннан сон Краснодар краенда, Дагыстанда, Көньяк Осетиядә, Азәрбайҗанда ачыкланган. Россиядә быел 16 субъектта 300дән артыграк ышанычсыз пункт ачыкланды. Нодуляр дерматитка каршы вакцинацияне киләсе елда шул авыру яный торган зоналарда үткәрү планлаштырыла, анда Татарстан да керә.
    Кеше өчен авыру куркыныч тү­гел, әмма авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар икътисадына шактый җитди сугарга мөмкин. Чистай районында 26 меңнән артык мөгезле эре терлек бар, шуларның 7 меңнән артыгы шәхси хуҗалыкларга туры килә.
    Шулай ук ветеринария табибларында тилчә дә борчу тудыра - күптән түгел авыру Владимир өлкәсендә ачыкланган.
    - Тилчә - йорт һәм кыргый куш тояклыларда кискен узучы йогышлы авыру, ул бизгәк, авыз куышлыгының лайлалы тышчасын, җилен тиресен һәм очлыкларны афтоз зарарлау белән характерлана, - дип сөйләде ТР Министр­лар Кабинеты Дәүләт ветеринария идарәсе Дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге ветеринария инспекторы Евгений Кулясов. - Еш кына мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар авырый, сарыклар, кәҗәләр һәм кыргый куш тояклылар авыруга азрак бирешәләр. Тилчә терлектән кешегә, аның белән контакт булганда, эшкәртелмәгән сөт продуктлары кулланганда да күчә ала.
    Авыруны булдырмауның төп чараларының берсе - ветеринария табиб­лары күзәтүеннән башка ышанычсыз төбәкләрдән терлекләр һәм азык кертүне тыю. Бу авыру күптән билгеле инде һәм аңа каршы вакцина эшләнгән. Хәзер тилчәгә каршы вакцина сатып алуга килешүләр төзелә һәм биредә аерым проб­лемалар юк. Республика чигендә ветеринария постлары куелган һәм кертелә торган ит, тере терлекләр даими тикшерелә.
    Ветеринарлар дуңгыз­ларның Африка чумасы турында да онытмыйлар. Куркыныч узса да, дуңгызларны асрауга контроль, бигрәк тә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, даими алып барыла.
    Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 21 апреленә кадәр дуңгызларны, 70 градустан югарырак температурада сәнәгать эшкәртүе үтмәгән дуңгызчылык продуктларын читкә чыгаруны тыю саклана. Дуңгызларны сату һәм халыктан аларны сатып алу шулай ук тыела

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: