Көн темасы
«ТАТМЕДИА» АҖнең «#ДобрыеНовостиТатарстан» акциясе старт алды
5еннән 11 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Игелек атнасы» акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар булачак. Күп кенә танылган татарстанлылар әлеге акциягә кушылдылар инде.
Үзенең Instagram һәм «ВКонтакте» сәхифәләрендә «#Добрые НовостиТатарстан» акциясен башлап җибәргән «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин «Игелек атнасы» идеясен яклады. «ТАТМЕДИА» АҖ акциясенең максаты - бөтен республикага чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне бәхетле итеп, игелек кылуга битараф булмаган кешеләр турында сөйләү.
«#ДобрыеНовостиТатарстан» акциясендә үзенең игелекле адымы турында яисә якыннарының һәм дусларының ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүе турында сөйләргә теләүче республикада яшәүче һәркем катнаша ала. Яңалык белән уртаклашуы да җиңел - «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Татар-информ» мәгълүмати агентлык төркеменә (vk.com/tatarinform) «Яңалык тәкъдим итү» төймәсенә басып, игелекле эш турында җентекле хәбәр генә җибәрергә кирәк. «Татар-информ» журналистлары җибәрелгән яңалыкны республиканың әйдәүче мәгълүмати агентлыгының беренче битендә бастырачаклар.
Игелек эшләргә ашыгыгыз бу турыда безгә сөйләгез, ә без бөтен Татарстанга сөйләрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев