Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Сабантуйга сихри кереш өлеш

    Бәйрәм алдыннан шәһәрдә татар халык театры артистлары тарафыннан сөлге җыю бәйрәме үткәрелде.

    Бәйрәм алды әзерләнүләренең иң якты күренешләренең берсе булып элек-электән Сабантуй алдыннан сөлге җыю исәпләнә. Матур биюләр, җыр, гармун моңы астында, балаларның шат авазлары белән уза торган бик матур тантана ул. Чистайда да әлеге йоланы үтиләр. Беренче көнне артистлар милли костюмнарда Тегермән мәйданы микрорайонында урнашкан күп кенә урамнарны әйләнеп уздылар. Алар йорттан йортка кереп, хуҗаларны булачак бәйрәмгә чакырдылар, ә соңгылары үз чиратында халык уеннарында, күңел ачуларында җиңүчеләр өчен бүләкләр бирделәр. Ә уеннар күпме: капчык киеп йөгерү, су тулы чиләкләр белән йөгерү,
    кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, селкенеп торган багана буйлап йөрү?!
    Икенче көнне матур итеп бизәлгән атларда "Төзүче" район Мәдәният йортыннан кирпеч заводы микрорайонына юнәлделәр. Гадәти булмаган пассажирларны сәламләп узып баручы машиналардагы шоферлар да сигнал бирделәр.
    - Без кешеләрдә бәйрәм рухына туры килә торган кәеф булдырырга телибез, - дип сөйли татар халык театры режиссеры Таңсылу Шәйхетдинова. - Безнең бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары яңадан кайтуы матур күренеш. Аларда - халыкның күңеле. Сабантуй - борынгы бәйрәм, аның алдыннан һәрвакытта да күңелле сөлге җыю тантанасы булган. Без бу турыда хәтерләргә, аларны онытмас­ка тиеш. Шат күңелле чис­тайлыларга бүләкләре өчен чын күңелдән рәхмәт. Колгага юмарт шәһәрлеләр яулык­лар, сөлгеләр бәйләделәр, шулай ук тукыма, йомырка бирделәр. Күпләре артистларның җырлавын яки биюен сорады, үзләре дә җыр-биюгә кушылдылар. Сөлге җыю шәһәрдә яшәүчеләр катнашында үзенчәлекле сәхнәләштерелгән тамашага әверелде. Шуның өстенә бигрәк тә балаларга арбада утырып йөрергә дә рөхсәт иттеләр.
    Безнең гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз озак яшәсен, без моның белән рухи яктан байый гына барабыз.
    Теги: cf
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: