Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Район башлыгы браконьерлык белән көрәшергә чакырды

    Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов үткәргән чираттагы киңәшмәдә районның су объектларында браконьерлыкка каршы тору буенча эш турында сүз барды.

    Киңәшмә эшендә хокук сак­лау органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, кызыксынулы хезмәтләр һәм оешмалар вәкилләре катнаштылар.
    - 2016 елда Четырче авыл җирлеге җирләрендә гомуми кулланыштагы су объектларына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле керүен чикләүнең ике очрагы ачык­ланды. Закон бозучылар административ җавапка тартылдылар, бозулар ирекле тәртиптә бетерелде, - дип хәбәр итте ТР Экология һәм табигый байлык­лар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе начальнигы Рәфис Әхмәтҗанов. - Шәһәр прокуратурасы һәм Росреестр бүлеге белән бердәм тикшерүләр барышында су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм башка эшчәнлекне башкаруның махсус режимын бозу ачык­ланды, атап әйткәндә: Галактионово авылында - 4, шәһәр читендә 1 очрак. Бозуларны бетерү турында судка исклар җибәрелде. Хәзерге вакытта алар канәгатьләндерелде.
    Браконьерлык очраклары турында инспекторларга 8-9196395181, 8-9600504580 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин. Мәгълүматны «Халык контроле»нә, «Суның биологик байлыкларын законсыз тоту» категориясенә җибәрергә мөмкин.
    - Бездә балык эшкәртүче предприятиеләр юк. Шуңа күрә муниципаль район территориясе акваториясенә куелган һәр ятьмә браконьерларныкы дип санала, - дип ассызыклады Дмитрий Иванов.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: