Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ни өчен Чистайда төзекләндерү буенча айлык озынайтылды?

    Шәһәрдә һәм районда, бөтен республикада кебек үк, ел саен яз айларында төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык үтә. Ул 1 июньдә тәмамланды, әмма муниципаль район башлыгы күрсәтмәсе буенча Чистайда айлык озынайтылды.

    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин хәлгә аңлатма бирде.
    - Виктор Евгеньевич, ялгышмасам, шундый чаралар егерме ел эчендә беренче тапкыр кертелде?
    - Әйе, мин дә мондый хәлне хәтерләмим, әмма елы да үзгә бит - Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы. Өстәвенә, апрель-май айларында санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча күп эшләнде. Предприятиеләр һәм оешмалар чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә актив катнаштылар, бина фасадларын һәм әйләнә-тирә территорияләрне тәртипкә китерделәр. Әмма шушы күләмле эшнең нәтиҗәсе кайбер урыннарда күренми.
    - Айлыкны озынайту карарына нәрсә этәрде?
    - Каты көнкүреш калдыклары контейнерларында чистайлылар бик күп зур габаритлы чүп-чар калдыра башладылар һәм элек бу сирәк кенә очраса, хәзер үзенә күрә «эпидемия»гә әверелде. Хәзерге вакытта шәһәрдә каты көнкүреш калдык­лары контейнерлары янында чүп өемнәре булмаган бер микрорайон да юктыр.
    Шәһәрлеләр контейнер мәйданчыкларына көндәлек чүпне генә түгел, ә ботаклар, җиһаз һәм башка әйберләр ташыйлар. Алар моны чүп чыгару өчен түләүләре бе­лән аңлаталар, әмма квитан­цияләрдә гади чүпне чыгару өчен түләү башкарылуы турында төгәл күрсәтелгән. Зур габаритлы чүпләрне коммуналь хезмәткәрләр алып китмәячәк (бу аларның вазифаларына керми), әмма шәһәрнең төрле микрорайоннарында ул җыела бара.
    Туган шәһәребездә тәртип урнаштыру өчен бернинди адымнар ясамыйча, властьны гаепләргә җиңел. Ботакларны кисеп, зур тимер савытта да яндырып була бит (бу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре тарафыннан рөхсәт ителә).
    Шәһәр башкарма комитеты зур габаритлы чүп өчен транспорт ялларга мәҗбүр, өстәвенә, бу еш кына, кайберәүләр уйлаганча, коммуналь хезмәтләр машиналары түгел (аларның транспорты бушамый). Коммуналь хезмәтләр, шәхси транспортны да эшкә җәлеп итәбез. Шулай, бер рейс өчен шәһәр бюджетыннан бер машина өчен 4 меңнән 5 мең сумга кадәр акча тотарга туры килә, ә бу акчаны башка максатларга - чокырларны ремонтларга, урамны яктыртуга, бина фасадларын тәртипкә китерүгә тотарга мөмкин бит.
    - Игълан ителгән айлык барышында Чистайны төзек­ләндерү буенча эш ничек оештырылачак?
    - Төп авырлык территориаль җәмәгать советлары өстенә төшәчәк, алар санитар чистартуга предприятиеләрне, шулай ук халыкны җәлеп итәчәкләр. Без исә үз чиратыбызда контейнер мәйданчыклары янында зур габаритлы чүп ташлауны кисәтәчәкбез.
    Шунда ук штрафлар турында да кисәтәсем килә. Халык өчен ул 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр, икенче тапкыр эләккән очракта 5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Тиеш булмаган урында чүп бушаткан машина хуҗаларын 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф көтә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: