Гобәйдуллиннар гаиләсендә район газетасын утызынчы елларда ук алдырганнар. Һәм бу күркәм гадәт бүгенге көндә дә дәвам итә.
Аңа Әнвәр Ибраһим улының ул вакытта тире заводын җитәкләгән өлкән абыйсы нигез салган. Аның материаллары безнең басмабыз битләрендә басылып чыкканнар. 2008 елда чираттагы язылу кампаниясе йомгаклары буенча бүләкләү тантанасына Әнвәр Гобәйдуллинның безнең газетага тугры булуын исбат итү өчен 1938 елда басылып чыккан бер санын алып килүе истә калган. Ул вакытта газета «Прикамская коммуна» исемен йөрткән.
Ул күп балалы гаиләдә төпчек бала булган.
- Мин әти-әнигә газетаны кычкырып укырга ярата идем, алар, өй эшләре белән шөгыльләнеп, мине рәхәтләнеп тыңлый иделәр, - дип искә ала Әнвәр Ибраһим улы. - «Труд» газетасын алганыбызны да хәтерлим. Сүз уңаенда, әти яшьтән үк мине үзенең һөнәрләренә, аерым алганда, итек басарга өйрәтте.
Ул бик кызыксынучан бала булган, әтисенең тырышып эшләвен күреп үскән һәм әтисен һәрвакыт кызыксынып күзәткән.
- Бәлки, шуңа күрәдер, күп нәрсә кулымнан килә, хәтта балтадан аш та пешерә алам, - дип елмаеп өстәп куя минем әңгәмәдәшем. - Еллар уза торды, тормыш иптәшем белән шулай ук «Красная Звезда», «Известия» газеталарын алдыра башладык. Без бит активистлар, комсомоллар идек, вакыйгалар үзәгендә буласы, кызыклы мәгълүматлар беләсе килде... Ә җирле газета - үзебезнеке бит, ул башкалардан якынрак. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Без бу шәһәрдә, районда яшибез, әйләнә-тирәбездә булган вакыйгалар турында тулырак беләсебез килә. Газета үзенә тартып тора, ул эчтәлекле, мәгълүматларга бай.
Ул - Тукай урамында туып-үскән, үзенең патриотик хисләрен безнең газета укучыбыз горурланып ассызыклый. Биредә аның туган йорты, биредә тормыш иптәше белән бәхетле гомер кичергәннәр, биредә уллары Олег, Таһир, Айрат туып-үскәннәр...
Үзенең тормыш иптәше Раисага ул, демобилизацияләнгән солдат, беренче күрүдә үк гашыйк булган. Ул да мәхәббәт белән җавап биргән. Яшь кыз Украинадан ерак Чистайга апасы белән эшкә килгән. Һәм менә шушы таныш булмаган кечкенә шәһәр аның өчен туганга әверелгән. Әнвәр Ибраһим улы бүгенге көнгә кадәр язмышына аның белән очраштырганы өчен рәхмәтле. «Минем Раиса Максимовнам» - дип яратып сөйли үзенең тугры тормыш иптәше турында ул. Тик, кызганыч, кинәт килеп чыккан авыру аны якыннарыннан тартып алган.
- Без бергә 43 ел дус-тату яшәдек. Бер-беребезне бер сүздән, бер караштан аңлый идек, - ди Әнвәр Гобәйдуллин. - Раиса бер ел эчендә диярлек үз теләге белән татар телен өйрәнде, безнең гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үз итте. Без аның белән бергә сәгать заводында эшләдек, икебез дә мастер булдык.
Якын кешеңне югалту белән күңел берничек тә килешә алмый... Бәхеткә, улларыбызның барысы да Чистайда, ә Таһир үз гаиләсе белән миннән ерак түгел, шул ук урамда яши.
Әнвәр Ибраһим улы безнең басмага альтернатив язылу рәсмиләштерә, газетаны редакциягә килеп ала. Аның сүзләренә караганда, бу уңайлы да, арзанрак та, хәер, сәламәтлек өчен дә файдалы - саф һава сулап кайта. Хәзерге вакытта ул икенче яртыеллыкка алдан альтернатив язылу рәсмиләштерде.
- Газетадан башка яши алмыйм, ул минем өчен иртәнге аш сыман, көнне газета укудан башлыйм, - ди безнең газета укучыбыз.
Хөрмәтле Әнвәр Ибраһим улы, «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») белән озак еллар булганыгыз һәм безнең белән 100 еллык юбилеебызны каршы алуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев