Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Меңгә якын бала мәктәп партасы артына утырачак

    1 февральдән мәктәпләрдә беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башланды.

    Быел Чистай муниципаль районында меңгә якын беренче сыйныф укучысы мәктәп партасы артына утырачак.
    Булачак беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә яздыру кагыйдәләре һәм тәртибе турында мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Новикова сөйли.
    - Ирина Александровна, балаларны беренче сыйныфка кабул итү тәртибе турында сөйләгез.
    - Гомуми белем бирү оешмасына балаларны кабул итү «Россия Федерациясендә белем турында»гы, «Россия Федерациясе гражданлыгы турында»гы РФ законнары, башлангыч, гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга гражданнарны кабул итү тәртибе һәм гомуми белем бирү оешмасы уставы нигезендә башкарыла. Баланы 1нче сыйныфка яздыру өчен ата-аналар мәктәпкә 1 февральдән башлап 30 июньнән дә соңга калмыйча, беренче сыйныфларга кабул итүне оештыру буенча комиссиянең эш графигын белешеп, килергә мөмкиннәр.
    Моннан тыш, республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза тутырып, Интернет аша да язылырга мөмкин. Бу гариза бирү процедурасын уңайлырак итә. Әйтергә кирәк, кабул итү ата-ананың шәхси гаризасы буенча аларның шәхесен һәм беркетелгән территориядә баланың яшәвен раслаучы документларның төп нөсхәләрен тәкъдим иткәннән соң башкарыла. Документлар кабул иткәннән соң, уку йорты җитәкчесе җиде эш көне дәвамында акт төзергә тиеш.
    - Баланы нинди уку йортына яздыру мөмкин булуын ничек белергә?
    - Һәр йорт билгеле мәктәп яки гимназия артына беркетелгән. Нинди уку йортына караганлыгыгыз турында шәһәрнең мәгариф идарәсе сайтында белергә мөмкин. Быел Вахитов, Полющенков һәм Энгельс урамнарында өч йорт файдалануга тапшырылды. Күрсәтелгән яңа территорияләр шулай ук шәһәрнең билгеле мәктәпләре­нә беркетелгән.
    - Ә ата-аналар баланы яшәү урыны буенча бирергә теләмәсәләр?
    - Белем бирү учреждение­сендә беренче чиратта яшәү урыны буенча билгеле мәктәпкә беркетелгән балаларны туплау үткәрелә. РФ законнары нигезендә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр әлеге белем бирү учреждениесендә буш урыннар булган очракта карала. Беренче сыйныфка балалар туп­лау турындагы бөтен мәгълүмат мәктәпләрдәге мәгълүматлар стендларында урын алган. Шулай ук һәр уку йортының үз сайты бар.
    - Баланы мәктәпкә ничә яшьтән бирергә мөмкин?
    - «РФда мәгариф турында»гы закон буенча мәктәпләргә 6,6 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар алына. Әгәр баланың үсешендә тайпылышлар булса, психологик-медик-педагогик комиссия үтү тәкъдим ителә, аның белгечләре үсештә индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алып, юлламалар бирәләр.
    - Балаларны авыл мәктәп­лә­ренә бирүдә кыенлыклар бармы?
    - Хәзерге вакытта балаларны авыл мәктәпләренә туплау белән кыенлыклар юк. Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары шулай ук база мәктәбенә нинди авыл җирлекләре беркетелүен алдан белешеп, гариза тапшыралар. Мәсәлән, Мөслим мәктәбендә Нарат-Елга һәм Бахта авылларыннан балалар белем ала.
    - Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә әзерлек төркемнәренә йөрергә кирәкме?
    - Анда йөрү мәҗбүри түгел, әмма шундый курсларга ихтыяҗ бар.
    - Беренче сыйныфка баручы укый һәм яза белергә тиешме?
    - Бала укый белсә, әлбәттә, яхшы. Аңа мәктәп программасын үзләштерергә җиңелрәк булачак. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә мәктәпкәчә белем Россия белем бирү стандартларында беренче баскыч булып тора. Беренче сыйныфка кабул иткәндә сынаулар үткәрелми. Уку йортында балаларны сыйныфлар буенча бүлгәләү өчен белем дәрәҗәләрен билгеләүне үткәрергә мөмкиннәр.
    Ата-аналарның күпчелеге баланы беренче сыйныфка яздыру өчен 1 февральдә төн уртасында дәүләт хезмәтләре порталында гариза тутырырга тырышкан. Кайбер ата-аналар электрон гаризаны тапшыруның беренче минутларында gosuslugi.ru порталының начар эшләвеннән зарланган. Форумнарда языла алулары турындагы беренче шатлыклы хәбәрләр төнге берләр тирәсендә барлыкка килә башлады. Гадәттәгечә гариза бирергә теләгән ата-аналар иртән-иртүк мәктәпкә килеп, «тере чиратлар» оештырдылар.
    Надежда инде күптән улы Сашаның беренче сыйныфка 5нче мәктәпкә барачагын хәл иткән. Ул учреждениенең рәсми сайтында шушы мәктәпкә территорияне беркетү турындагы башкарма комитет карары барлыкка килү турындагы мәгълүматны күрмичә калмас өчен барлык хәбәрләрне күзәтеп барган.
    - Гаризалар кабул итүнең беренче көнендә үк - 1 февральдә мин дәүләт хезмәтләре порталында электрон гариза тапшырдым, анда мин Интернет аша бер сәгать эчендә языла алдым, - дип билгеләп үтте Надежда.
    Ә әлегә мәктәпкәчә балалар әзерлек курсларына йөриләр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: