Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Кыш бабай үз компаниясенә чакыра

    Чистай китапханәсендә совет заманының яңа ел әйберләренә багышланган күргәзмә ачарга планлаштырыла.

    Үзәк китапханәдә Яңа елга әзерләнә башладылар инде.
    Кадерле чистайлылар, шушы бәйрәм мәшәкатендә, мәсәлән, совет заманындагы яңа ел әйберләренә багышланган «Кыш Бабай һәм компания» күргәзмәсендә, сезнең һәрберегез катнаша ала. Күбесендә ул якты сагыш хисләре уятачак!
    - Сездә Кыш бабайлар, Кар кызлары, Кар бабай, башка әкияти яңа ел уенчыклары сакланган булса, безгә алып килегез, - ди үзәк китапханә хезмәткәре Юлия Гольцова чистайлыларга мөрәҗәгать итеп. - Без сезнең актив булуыгызга ышанабыз! Бүген ике мөлаем экспонат булачак күргәзмәдә урын алды инде.
    Сез Кыш бабай белән Кар кызына үзләренә генә күңелсезләнергә ирек бирмәссез, яңа ел геройлары сафы артыр һәм зур компаниядә барысына да күңелле һәм уңайлы булыр дип өметләнәбез.
    Уенчыкларны 25 декабрьгә кадәр алып килергә мөмкин (Ленин урамы, 55), тулырак мәгълүмат 5-00-06 телефоны буенча.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: