Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Керәшен мәдәниятен торгызабыз

    Бахта авылында "Керәшен чибәре" дигән беренче муниципаль конкурс узды. Ул Питрау бәйрәме кысаларында үтте.

    Бәйрәмнең үзенә халык традицияләренә мәхәббәт белән караучы, үзләренең борынгы бабаларын онытмаучы, үз тамырларын санлаучылар җыелдылар. Изге апостоллар Петр һәм Павел көне керәшеннәрдә Питрау дип атала. Һәм берләштерүче башлангычы булган әлеге тантана да аңа туры китереп үткәрелде. Җыелучыларны әлеге бәйрәм белән Чис­тай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов тәбрикләде. Ул аларга сәламәтлек, югары уңыш һәм рәхәтләнеп ял итүләрен теләде. Ә менә сигез чибәр кыз милли киемнәр, ашамлыклар, мәдәният турындагы белемнәрен күрсәтеп беренчелек өчен көч сынаштылар. Биремнәрнең иң әһәмиятлесе этник номер булды: борынгы җырлар җырладылар, биеделәр, йола уеннары күрсәттеләр, аларга үзләренә теләктәшлек белдерүчеләрне оста гына җәлеп итә алдылар. Мондый тамашалар өлкән буында күңелле хисләр тудыра, алар яшьлекләрен искә алдылар. Аларның күбесе үз белемнәрен кыйммәтле мирас сыйфатында сак кына оныкларына һәм оныкчыларына тапшыралар. Бахта авылыннан Татьяна Антонова "Керәшен чибәре" исеменә лаек булды, икенче урынны аның авылдашы Альбина Садыйкова алды. Югары Кондрата авылыннан Раиса Охотниковага өченче урынны бирделәр. Жюри составына керәшен мәдәнияте муниципаль үзәге рәисе Лидия Андреева да кергән иде. Бәйрәм программасына күп кенә ярышлар, күңелле конкурслар кертелде. Теләге булган һәр кеше үзенә бәхет елмайса, биредән приз белән китә алды.
    Һәвәскәр балыкчылар арасындагы конкурс зур абруй белән файдаланылды. Биредә олысыннан кечесенә кадәр көч сынашты. Кечкенә генә җәелә торган бассейннарга елга балыкларын җибәрделәр, бәхетләрен сынап караучылар күп җыелды. Һәрберсе алдында билгеләнгән вакыт аралыгында куллар белән күбрәк балык тоту бурычы куелган иде.
    Бахталылар бакчасына үстерелгән чәчәкләрдән күргәзмә дә оештырылды. Һәр чәчәк бәйләме бер дәрәҗәдә сокландырдылар, әйтерсең лә хуҗаларына дан җырладылар. Әйләнә-тирәбездә матурлык булдыра беләбез ич! Концерт программасында Югары Кондрата, Актау авыллары, район үзәге музыкантлары чыгыш ясады. Кунакларны файдалы үләннәрдән ясалган чәй белән сыйладылар, Питрау бәйрәменнән соң аларны кышка әзерли башлыйлар. Юкка гына бу көнне дару үләннәреннән себеркеләр ясамыйлардыр. Бу да борынгы йола. Хуш исле чәйгә тәмле милли ашамлыклар да өлгерде. Шулай ук бәйрәмдә катнашучылар өчен махсус уха, кыздырылган ит әзерләделәр, бер сүз белән әйткәндә, бахталылар кунакчыллык күрсәттеләр.
    Билгеле, учак та кабыздылар, аның тирәсендә әйлән-бәйлән йөрделәр. Шундый борынгы ышану бар, утта бөтен явызлык, күңелне борчыган әйберләр яна, әгәр учак тирәли әйләнсәң, күңелдә тынычлык һәм шатлык урнаша. Бәйрәмдә төп катнашучылар Бахта авыл клубы мөдире Анна Акманова (төп оештыручыларның берсе) җитәкчелегендәге "Карендәшләр" фольклор коллективы артистлары булдылар. Өлкән төркем халык җырларын башкарса, яшь артистлар борынгы биюләр күрсәттеләр. Үзләрендә бәйрәм тәмамлануга ук "Карендәшләр" ансамбле 22 кеше составында Мамадыш районындагы Җери авылында уза торган "Питрау -2012" керәшен мәдәниятенең республика конкурсына киттеләр. Әлеге форумда чистайлылар беренче тапкыр гына катнашмыйлар, бу юлы да Диплом белән кайттылар.
    -Аннан икенче көнне генә кайттык, арысак та без бик бәхетлеләр, - диде ассызык­лап Анна Акманова. - Питрау бәйрәмен уздыруда авыл халкы зур ярдәм күрсәтте, безнең башлангычларны яклады. Аларның барысына да зур рәхмәт. Болар безнең традицияләр һәм аларны онытырга ярамый. Югалганны, онытылганны кире кайтарырга кирәк.
    Анна Акманова фикеренчә, "Керәшен чибәре" дигән конкурсны ел саен төрле авылларда булса да уздырырга кирәк. Аның яшәргә хокукы бар, чөнки ул халыкныкы.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: